Энәтирелеләр
диңгез хайваннары тибы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Энәтирелеләр (лат. Echinodermata) - Бөтендөнья океанының барлык тирәнлекләрендә очрый торган, нигездә ирекле, сирәгрәк береккән, диңгез төбендә яшәүче хайваннар тибы. Якынча 7000 төрләре бар (Россиядә 400) [5] . Энәтирелеләр хордалылар һәм ярымхордалылар белән беррәттән икенчелавызлылар (дейтеростомия) тармагына керәләр. Типның хәзерге вәкилләре - диңгез йолдызлары, диңгез керпеләре, офиуралар, голотурияләр (диңгез кыярлары), диңгез лилияләре. Кайбер вәкилләре, мәсәлән, голотурияләр, ризык буларак кулланыла. Бу тип шулай ук якынча 13,000 юкка чыккан төрне үз эченә ала.
Remove ads
Төзелеш һәм физиология
Диңгез йолдызлары тәннәренең авыз ягында урнашкан аяклары ярдәмендә хәрәкәт итәләр. белән тартыла. Беренче чиратта моллюсклар белән тукланучы ерткычлар. Әгәр дә ризык авызларыннан зуррак булса, йолдыз ашказанын әйләндереп чыгара, аны корбанына урый һәм ашый. Каты, көбәсыман скелет һәм очлы энәләре аркасында аларны ерткычлар сирәк ашый. Кайберләре бик агулы. Устрица колонияләренә һәм башка ашарга яраклы моллюскларга зур зыян китерәләр.
Барлык энәтирелеләр биш очлы үсеш этабын кичерәләр, хәтта ахыр чиктә ике яклы симметрияне кире кайтарсалар да (диңгез кыярлары, диңгез энәләре). Күпчелек диңгез лилияләре һәм кайбер дидгез йолдызларының күпсанлы куллары бар, гадәттә бишкә бүленә торган санда. Кайбер офиураларның (Горгоносефалус), куллары тармакланып, агачка охшаган катлаулы структуралар формалаштыралар.
Өлкән энәтирелеләрнең авызлары урнашкан ораль ягы һәм гадәттә анусны үз эченә алган капма-каршы абораль ягы бар. Актив хәрәкәтләнүче диңгез йолдызлары, офиуралар һәм диңгез керпеләренең ораль яклары алар йөргән субстратка карый. Диңгез кыярларының гәүдәсе авыз-абораль юнәлештә озынча: бер очында авыз, икенчесендә анус. Күпчелек сабаклы диңгез лилияләре утырма яшәү рәвеше алып баралар, касәләренең абораль ягыннан чыгучы сабакчык белән үзләрен субстратка беркетәләр.
Җитлеккән энәтирелеләргә икенчел барлыкка килгән радиаль симметрия хас дип исәпләнелә, ләкин кайбер галимнәр аларның симметрияләре гомумән юк, дип саный.Личинкалары ике яклы симметрияле.
Нурларның (кулларның) ораль ягында гадәттә хәрәкәтләнү өчен кирәкле амбулакраль аяклар урнашкан. Энәтирелеләрнең амбулакраль аяклар урнашкан симметрия яссылыклары радиуслар дип атала. Радиуслар арасында интеррадиуслар бар. Хайванның тышкы радиаль симметриясен интеррадиусларның берсендә урнашкан мадрепора пластинкасы боза.
Энәтирелеләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан 2-3 метрга кадәр (зур голотурияләр), һәм юкка чыккан кайбер төрләр хәтта 20 метрга (озын сабаклы диңгез лилияләре) җитә ала. Диңгез йолдызлары һәм офиураларның гәүдәләре биш почмаклы яки йолдызлы, ә диңгез керпеләренеке сфера, йөрәк (Echinocardium cordatum), яки диск формасында (яссы диңгез керпеләре) була. Голотурияләрнең тәннәре мичкә яки суалчан сыман, ә диңгез лилияләре чәчәкләргә охшаган.
Энәтирелеләрнең гомуми характеристикасы
Күпчелек энәтирелеләрнең тиреләре астында известь пластинкаларыннан торучы очлы скелет формалаша. Гадәттә 5 нурлы радиаль симметрия хас. Авызлары тәннең үзәгендә, анус капма-каршы якта. Төп үзенчәлекләре - аларның су тамырлары системасы. Нерв системасы примитив, тире астында урнашкан нерв бауларыннан тора, тәннең өске һәм аскы ягында нурларга таралган. Ике җенесле хайваннар. Тышкы аталану хас. Суның төчеләнүенә чылый алмыйлар. Балтыйк диңгезендә өч, Кара диңгездә сигез төр яши, ә тозлы диңгезләрдә мулрак.
Диңгез кыярлары, шулай ук голотурияләр дип тә аталалар, кырын яталар, авызларын алга каратып шуышалар. Авызны 8-30 капшагычтан торучы чатыр таҗы әйләндереп ала. Диңгез кыярларының аермалы үзенчәлеге - аларның Кювьер органнары (натуралист Cuvier исеме белән аталган) - эчәкнең арткы өлешендә урнашкан ябыштыргыч секрецияләр таратучы бизләр. Борчылганда, диңгез кыяры кыяр сыман формага керә һәм ерткычларны куркытып, бу секрецияләрне көч белән этеп чыгарып җибәрә. Кайвакыт җенес әгъзалары да, эчәкнең бер өлеше дә чыгарыла. Чыгарылганнарның барысы да тиз торгызыла. Диңгез кыярлары барлык тулы тозлы диңгезләрдә, хәтта иң зур тирәнлектә дә очрый.
Диңгез лилияләре — бүген яшәүче энәтирелеләр арасында иң борынгылары. Нәфис чәчәкләрне хәтерләтәләр. Тәннәре биш җилфердәп торучы капшагыч үсеп чыга торган касәдән тора. Тире астында известь скелет урнашкан. Ул җиңел ватыла, тик кире үз хәленә дә җиңел кайта.
Диңгез керпеләренең тәннәре шар яки йомырка шәкелендә. Алар һәрнәрсә, беренче чиратта үсемлекләр белән тукланалар. Алар диңгез төбендәге ташлардан махсус чәйнәү аппаратының тешләре ярдәмендә суүсемнәр кырып алалар. Бу аппарат Аристотель фонаре дип атала. Диңгез керпеләренең уылдыгы күп илләрдә җыеп алына, ул дәвалану чарасы булып санала.
Эре диңгез керпеләре 35 елга кадәр, диңгез йолыдзлары - 14 елдан артык, офиуралар - 5 елга кадәр яши ала.
Хәзерге вакытта якынча 6000 төр энәтиреле бар, алар диңгезләрдә һәм океаннарда матдәләр әйләнешендә, тоз составын үзгәртүдә һәм су организмнарының азык чылбырында мөһим роль уйныйлар. Грунт ашый торган энәтирелеләр су асты катламнарында яшәүче кечкенә хайваннар белән тукланалар, диңгез керпеләре суүсемнәр ашыйлар, һәм ерткыч диңгез йолдызлары балык, моллюсклар, диңгез керпеләре, мәрҗән полиплары һ.б. белән тукланалар.
Энәтирелеләр үз чиратында кайбер балык рационнарының бер өлеше (мәсәлән, чуар зубатка, тәрәч һ.б.), ә тропик диңгезләрдә аларны скатлар ашый. Энәтирелеләрнең дошманнары арасында лангустлар бар, алар аеруча офиураларны һәм диңгез лилияләрен ашыйлар, ләкин башка энәтирелеләргә дә һөҗүм итәләр, мәсәлән, диңгез керпеләренә, диңгез йолдызларына һәм голотурияләргә.
Энәтирелеләрнең тәнендә төрле паразитлар яши: диңгез лилияләрендә мизостомид аннелидлары, диңгез кыярларына моллюсклар үтеп керәләр, диңгез йолдызларында кайбер кысласыманнар яши. Антагонистик мөнәсәбәтләргә өстәп, энәтирелеләрнең комменсализм кебек башка мөнәсәбәтләре дә бар.
Төрле иң гади төзелешлеләр, гидроидлар, кысласыманнар, моллюсклар, һәм, сирәгрәк, балыклар да энәтирелеләрдә комменсаллар рәвешендә яшиләр. Мәсәлән, диңгез кыярларының клоака куышлыгында һәм диңгез йолдызлары эчендә фиерасфер балыгы яши. Ул энәтирелеләрнең тәненә су белән кергән кечкенә хайваннар белән туклана. Диңгез йолдызлары дискы астында креветкалар ышык таба, ә диадема диңгез керпесе энәләре арасына кечкенә анчоус балыклары һәм кайбер кыслалар сыена.
- Энәтирелеләрнең төрлелеге
- Plectaster decanus диңгез йолдызы
- Диңгез йолдызы Linckia sp.
- Диңгез керпесе Strongylocentrotus franciscanus
- Диңгез керпесе Lanthonia longifissa
- Офиура Ophionereis reticulata
- Голотурия Isostichopus badionotus
- Голотурия Cucumaria miniata
- Диңгез лилиясе Ptilometra australis
Капламнар һәм скелет

Энәтирелеләрнең тире асты катламында биоминераль эндоскелет үсеш ала, ул известь пластинкаларыннан тора һәм еш кына төрле тышкы өстәлмәләр: энәләр, педицеллярияләр барлыкка китерә. Күпчелек диңгез керпеләрендә бу өстәлмәләр аеруча яхшы үсеш алган.
Энәләр саклану функциясен башкара һәм еш кына хәрәкәтчән була. Кайбер диңгез керпеләре энәләрен якынлашучы куркыныч ягына юнәлтәләр. Педицеллария - эләктерә торган кармаклы энәләр. Алар ярдәмендә хайван үзен чистарта һәм паразитлардан котыла. Диңгез керпеләренең скелеты махсус чәйнәү органы - Аристотель фонаре формалашуда катнаша . Офиураларның скелеты аеруча нурларында үсеш алган, анда ул зур известьле сегментлар сериясен - умырткалар барлыкка китерә. Голотурияләрнең скелеты юкка чыккан.
Энәтирелеләр, башка барлык хайваннардан аермалы буларак, капламнарының һәм тоташтыргыч тукымаларының катылыгын ике якка да үзгәртә алалар. Аларның "мутациягә сәләтле" тоташтыргыч тукымалары бар. Диңгез йолдызы корбаны (мәсәлән, моллюск) өстенә дуга булып менгәндә, катылык арта һәм нурлары амбулакраль аяклар өчен таянычка әйләнәләр. Бу аяклар моллюскның кабырчыгына берегә.
Туенганнан соң, тоташтыргыч тукыма йомшый, йолдыз җәелә. Диңгез керпеләре, тоташтыргыч тукымаларының катылыгын үзгәртеп, энәләренең торышын ныгыта алалар. Бу ерткычларга каршы тору һәм кыя ярыкларында берегү өчен кирәк.
Стресс вакытында офиуралар һәм голотурияләр энәләрен һәм эчке әгъзаларын тотып аталар. Бу да тоташтыргыч тукыманы урыны-урыны белән йомшарту аркасында башкарыла. Хайваннарны судан тартып чыгарсалар, аларныә тәннәре тәмам йомшый һәм җәелә, энәтиреле үлә. Капламнарында мускуллар, нервлар һәм башка төр күзәнәкләр булса да, нәкъ менә тоташтыргыч тукыманың күзәнәк тышындагы матриксы катылыкны көйли.
Бу тукымада ике төр нерв күзәнәкләре бар. Берләре матриксны катылату, икенчеләре йомшарту өчен җавап бирүе ихтимал. Матрикс катылыгын Ca2+
һәм башка катионнар көйли. Ca2+ катылык өсти, ә аның кимүе - йомшаклык бирә. Ca2+ матрикстагы молекулалар арасында күперчекләр ясауда катнаша ала.
Энәтирелеләрнең эпидермисы составына тоемлауны тәэмин итүче механорецепция күзәнәкләре, төс бирүче пигмент күзәнәкләре, лайла һәм агу бүлеп чыгаручы биз күзәнәкләре керә.
Ашкайнату системасы

Энәтирелеләрнең авызы тәннең ораль ягында урнашкан. Анус еш кына абораль ягында була, ләкин диңгез лилияләрендә һәм дөрес булмаган диңгез керпеләрендә ул тәннең авыз ягында урнашкан. Офиураларның анусы юк.
Күп очракта ашкайнату трубкасы озан эчәклектән гыйбарәт. Диңгез йолдызларының авызы аша тышка әйләнеп чыга алырдай күләмле ашказаны бар. Йолдыз корбанын ашказаны белән иңләп ала һәм тышкы ашкайнатуны башкара. Ашкайнату бизләре бавыр үсентеләре һәм ректаль бизләрдән гыйбарәт.
Бүлеп чыгару системасы
Кайбер энәтирелеләрнең ярымхордалыларның рено-перикардына (йөрәк-бөер) гомолог булган әгъзасы бар (функциональ интеграцияләнгән йөрәк, күчәр каналы һәм күчәк тамыры) ләкин аның бүлеп чыгарудагы роле шикле. Башка энәтирелеләрнең андый органы юк, һәм барысында да бүлеп чыгару күзәнәк дәрәҗәсендә башкарыла.
Тән куышлыгы
Энәтирелелеләр структурасының иң зур үзенчәлекләренең берсе - целомның берничә системага катлаулы дифференциацияләнүе: тән куышлыгы, амбулакраль (су-кан тамырлары) һәм перихемаль системалар.
Эчке органнары зур тән куышлыгында ята. Тән куышлыгы стенасы перитональ эпителийдан тора - бу барлык эчке органнарны әйләндереп алган яссы күзәнәкләрнең бер катламы. Кайбер органнар тән куышлыгындагы кесәләр эчендә урнаша, мезентерий дип аталган махсус катламнарда эленгән. Энәтирелеләрнең тиресендә тән куышлыгы сузылган үсентеләр - тире саңаклары бар, алар сулыш функциясен башкара. Аларның стеналары бик нечкә, бу җиңел газ алмашу мөмкинлеген бирә. Диңгез кыярлары су үпкәсе дип аталган махсус сулыш органнарын үстерәләр.
Тән куышлыгы күп санлы амиебоид күзәнәкләрен үз эченә алган целомик сыеклык белән тулган. Бу күзәнәкләр калдык продуктларын һәм чит тәнчекләрне үзләштерәләр һәм организмнан интегумент аша чыгалар. Шулай итеп, алар бүлеп чыгару һәм иммунитет функцияләрен башкаралар.
Амбулакраль система


Амбулакраль система энәтирелеләр өчен уникаль. Бу ташлы канал һәм мәдрепор тәлинкәсе аша әйләнә-тирә мохит белән тоташучы каналлар челтәре. Ул диңгез суын хәтерләтә торган сыеклык белән тулган. Радиаль амбулакраль каналлардан күпсанлы амбулакраль аяклар сузыла. Аларның нигезендә ампулла - мускул куыклары ята, алар кысылганда аяк озыная. Аяк очында присоска бар. Амбулакраль система сулыш алуда, хәрәкәтләнүдә һәм азык табуда катнаша. Мәсәлән, күп санлы амбулакраль аякларның уртак эше аша йолдызлы балык ике кабырчыклы моллюск кабыгын ача ала.
Перигемаль һәм кан әйләнеше системалары
Перигемаль система - хайванның кан әйләнеше системасын әйләндереп алган каналлар һәм куышлыклар (синуслар) җыелмасы. Кан әйләнеше системасы начар үсеш алган һәм тоташтыргыч тукымалардагы эндотелий каплавы булмаган куышлыклар (лакуналар) системасыннан тора.
Һәр нурда ике радиаль перигемаль канал бар, алар арасындагы бүлемдә радиаль кан тамыры урнашкан. Радиаль тамырлар авыз кан боҗрасына тоташалар, ул ике боҗрасыман перихемаль канал арасындагы бүлемдә ята. Җенес синусы абораль кан боҗрасын һәм җенес столонын әйләндереп ала. Ике кан боҗрасы сул һәм уң күчәр синуслары белән әйләндереп алынган күчәр органы белән тоташтырылган.
Күчәр комплексы
Энәтирелеләрнең интеррадиусларының берсендә күчәр органнары комплексы урнашкан. Ул төрле системалардагы органнарны үз эченә ала:
- Ташлы канал - боҗралы амбулакраль каналны мадрепор тәлинкәсе белән тоташтыра;
- Кан тамырлары челтәрен үз эченә алган аксаль орган;
- Сул күчәр синусы - целомның эчке перигемаль каналны уң аксаль синус белән тоташтыручы бер өлеше;
- Уң күчәр синусы - ритмик кыскарулар ясарга һәм шуның белән тамырларда кан хәрәкәтен җиңеләйтергә сәләтле, ягъни йөрәк функцияләрен башкара;
- Җенес синусы - җенес чыбыкларын үз эченә алган, җитешмәгән җенес күзәнәкләреннән торган целом өлкәсе.
Нерв системасы
Эхинодермнарның нерв системасы примитив, радиаль план буенча төзелгән өч өлештән тора: нерв боҗрасы һәм радиаль нерв баулары. Тәннең ораль стенасында ике нерв системасы бар - сизүче һәм хәрәкәтләндерүче. Абораль стенада хәрәкәт системасы гына бар. Эхинодермнарның сизү органнары шактый төрле, ләкин төзелеше буенча примитив. Алар төрле сизү күзәнәкләре (кагылу, химик сизү, күрү функцияләре) рәвешендә бөтен тәнгә таралалар. Яктылыкка сизгер күзәнәкләр күзчекләрдә тупланырга мөмкин.Диңгез йолдыәларының күзчекләре нурлары очында, диңгез керпеләрендә анус тирәсендә урнашкан.
Remove ads
Үрчү һәм үсеш
Җенси үрчү


Күпчелек энәтирелеләр - ике җенесле хайваннар, алар суга чыгарган күпсанлы кечкенә, сарыга ярлы булган йомырка салалар. Тышкы аталану хас. Эмбрион үсеше суда, меропланктон арасында була. Аталанган йомырка (зигота) ваклана башлый һәм берникадәр вакыттан соң бластула барлыкка китерә. Ваклану тулы һәм радиаль.
Гадәттә бластуа чорында йомыркадан чыгалар. Моныдый бластуласыман личинка бер катлы куыктан гыйбарәт, аның стенасын камчылы күзәнәкләр тәшкил итә, ә эче койкасыман сыеклые белән тулган. Камчылары ярдәмендә бластула хәрәкәт итәргә сәләтле. Еш кына личинканың анималь полюсындагы камчылар озынрак һәм сиземләү функциясен башкаралар.
Берникадәр вакыттан соң вегетатив полюста кайбер күзәнәкләрнең бластоцельгә күчеше - иммиграция. башлана Личинка скелетын ясауда катнашкан беренчел мезенхима күзәнәкләре күчә. Шуннан соң вегетатив стенканың бластоцельгә батып керүе,инвагинация башлана. Нәтиҗәдә йомык беренчел эчәк формалаша (архентерон). Моның белән бер үк вакытта архентерон түбәсеннән бластоцельгә икенчел мезенхима күзәнәкләре күчеп килә, алар амебоид хәрәкәтчәнлеккә. Алга таба алар целомнарның аерымлануына, авыз һәм личинка куллары ясалуга ярдәм итә.
Аннары архентеронның бер өлеше булган целомик мезодерм аерыла, ул целомик капчыкны барлыкка китерә. Соңыннан, целом башта уңга һәм сулга, аннары өч пар целомга бүленә: уң һәм сул аксоцельләр (алгы), гидроцельләр (урта), һәм соматоцельләр (арткы). Сул целомнар гадәттә метаморфоздагы төп роле аркасында уң целомнардан алда үсә.
Гаструляция процессы шулай тәмамлана, нәтиҗәдә өч яралгы катламы аерыла: эктодерм (личинка капламы), эндодерм (эчәк), һәм мезодерм (төп һәм икенчел мезенхима, целом). Бластопор вентраль якка күчә һәм ануска әйләнә. Алгы очта, вентраль ягында, эктодерамның инвагинациясе, авыз бухтасы (стомодеум) дип атала, ул эчәк белән кушылып авызны барлыкка китерә. Эчәк өч бүлеккә бүленә: үңәч, ашказаны һәм нечкә эчәк. Тән овал формасын ала.
Авыз тирәсендә периораль куышлык, аның читендә керфекле буй барлыкка килә; тәннең калган өлешендә керфекләр юкка чыга. Личинкалар керфекчекләр тибеше ярдәмендә хәрәкәт итәләр һәм авызга ризык юнәтәләр. Күпчелек энәтирелеләрнең ике яклы симметрияле личинкаларының бу этабы диплеврула дип атала.
Соңыннан, личинкалар планктоник яшәү рәвешенә яраклаша, класслар арасында төрле аермалар була, һәм плютей, аурикулярия, яки бипиннария, соңрак брахиолариягә әверелә. Йомырка сарысы күп булган төрләрнең йомыркалары лецитотрофик мичкә формасындагы долиолария личинкаларына әверелә.
Берникадәр вакыттан соң, ирекле йөзүче, ике яклы симметрияле личинкалар метаморфоз башлый, радиаль симметрияле олы хайванга әверелә. Личинкалар тәнендә булачак олы хайванның яралгысы (имагиналь диск) формалаша. Хайванның авыз ягы личинкаларның сул ягында, ә уң ягында абораль ягы барлыкка килә. Метаморфоз беткәч, личинкалар органнары тулысынча юкка чыга.
Җенессез үрчү
Җенси үрчү белән беррәттән, энәтирелеләр кайвакыт шулай ук җенесез үрчү кичерәләр, монда олы организм тәне ярты яки берничә кисәккә бүленә. Һәрбер кисәк югалган өлешләрен яңарта.
Югалган тән өлешләрен югарту энәтирелеләргә бик хас. Бик еш, уңайсыз шартларда яки дошман һөҗүм иткәндә, эхинодермнар нурларын яки тән өлешләрен ташлыйлар (автотомизациялиләр), эчәкләрен куалар, һәм хәтта кисәкләргә бүленәләр. Югалтылган өлешләрнең яңару тизлеге төрле һәм температурага бик бәйле.
Remove ads
Яшәү рәвеше
Алар диңгез төбендә, литоральдән алып экстремаль тирәнлеккә кадәр диярлек яшиләр. Зур тирәнлектә эхинодермнар, беренче чиратта, голотурияләр, бентик хайваннарның өстенлекле төркеме. Алар су тозлыгының үзгәрүенә түзмиләр, чөнки алар тәннәрендәге сыеклыкларның тоз составын көйли алмыйлар. Күпчелек эхинодермнар детрит ашаучылар, калганнары полифаглар (күпчелек офиуралар), ерткычлар (күпчелек йолдызлар) һәм үлән ашаучылар (күпчелек диңгез керпеләре). Күпчелек эхинодермнар тән өлешләрен яңарту (торгызу) сәләтенә ия. Мәсәлән, диңгез йолдызының бер кулы бөтен хайванны яңарта ала.
Килеп чыгыш һәм эволюция


Минераллашкан скелет аркасында энәтирелеләр казылма хәлдә яхшы сакланганнар (еш кына скелет элементлары белән генә күрсәтелсәләр дә), һәм бу элементларның уникаль структурасы (стереомалар) аларны җиңел ачыкларга мөмкинлек бирә. Эхинодермнарның иң борынгы (2014 елга) калдыклары Кембрийның өченче гасырына карый (якынча 515-520 миллион ел элек), алар Лаврентия, Ангарида һәм Гондвана диңгезләрендә бер үк вакытта барлыкка килгәннәр. Болар - геликоплакоидлар, гедриоастероидлар һәм эокриноидлар. Кайбер Кембрийга кадәрге организмнарның (мәсәлән, Аркаруа) энәтирелеләргә каравы турындагы гипотезалар киң хуплау тапмый. Биш заманча класс вәкилләре Түбән - Урта ордовиктан башлана. Типның чәчәк атуы палеозойга туры килә.
Эхинодермнарның хәзерге хайваннар арасында иң якын туганнары - ярымхордалылар, алар бергәләп Ambulacraria кладасын ясыйлар. Бу клада - хордалыларга кардәш төркем. Ярымхордалылар һәм энәтирелеләр арасында тармаклану вакыты молекуляр сәгать ысуллары белән якынча 580—550 млн ел элек дип бәяләнә .
Барлык икенчелавызлыларның уртак бабасы ике яклы симметрияле, өч пар целомик капчыклы ирекле яшәүче хайван булган. Бу барлык икенчелавызлыларда охшаш үсеш этабы булуы белән күрсәтелә. Кайбер гипотезалар буенча, эхинодермнарда бу этап диплеврула личинкасына туры килә. Беренче энәтирелеләрнең барлыкка килүе бу гипотетик бабаларның утырма яшәү рәвешенә күчүе һәм радиаль симметрия алуы белән бәйле.
Кембрийның V гасырында Карпоидеа классы вәкилләре барлыкка килә, алар түбән девониягә кадәр яши. Алар береккән булганнар, ләкин әле радиаль симметриягә ия булмаганнар. Тәннәре пластинкалар белән капланган, авыз һәм анус тәннең субстраттан ерак ягында урнашкан. Эчке органнар асимметрик рәвештә урнаштырылган. Cystoidea (шарчыклар) классы вәкилләренең авыз тирәсендә радиаль амбулакраль буразналары була, алар суда азык җыю өчен эшләнгән. Шарчыклардан калган Pelmatozoa үсеш алалар: глобоза гөмбәләреннән барлыкка килгән: Blastoidea (диңгез бөреләре), хәзерге диңгез лилияләре, һәм ирекле яшәүче төрләре барлыкка килгән Edrioasteroidea классы.
Хәзерге диңгез йолдызларының, офиураларның һәм диңгез керпеләренең үзенчәлекләрен берләштергән беернче Eleutherozoa Офиокистия классына керә торган булалар. Алардан астипның хәзерге вәкилләре килеп чыккан.
Барлык эхинодермнарның беренче өч HOX геннары инверсиясе, һәм башка икенчелавызлылар белән чагыштырганда HOX кластеры ахырына күчерелүе (транслокациясе) күзәтелә. Алдагы HOX геннары баш үсешендә катнашалар (умырткалы хайваннарда, алар озынча мидә экспрессияләнәләр). Эхинодермнарның башы да, мие дә юк. Эхинодермнарда бу геннарның инверсиясе / транслокациясе һәм аларның радиаль симметриягә күчүе арасындагы сәбәп бәйләнешенең характеры хәзерге вакытта бәхәсле.
Remove ads
Классификация
Echinodermata - Энәтирелеләр тибы
- Pelmatozoa - Сабаклы, яки береккән Пелматозоа
- † Carpoidea классы - Карпоидияләр
- † Cystoidea классы - Шарчыклар, яки диңгез куыклары, яки цистоидеяләр
- † Blastoidea классы - Бластоидлар, яки диңгез бөреләре
- Crinoidea классы - Диңгез лилияләре
- † Edrioasteroidea классы - Эдриоастероидлар
- Eleutherozoa астибы - Ирекле хәрәкәтчән, яки элеутерозоаннар
- † Ophiocistioidea классы
- Asteroidea классы - Диңгез йолдызлары
- Ophiuroidea классы - Офиуралар
- Echinoidea классы - Диңгез керпеләре
- Holothuroidea классы - Диңгез кыярлары
- † Blastozoa астибы
- †Eocrinoidea классы
- † Parablastoidea классы
- † Rhombifera классы
- † Diploporita классы
- † Blastoidea классы
- † Paracrinoidea классы
Remove ads
Саклау
Энәтирелеләрнең уналты төре ХТССның (Халыкара табигатьне саклау союзы, МСОП) Кызыл китабына куркыныч астында булган төрләр исемлегенә кертелгән, шуларның тугызы зәгыйфь, җидесе юкка чыгып баручы. 16сы да Aspidochirotida отрядының Holothuriidae һәм Stichopodidae семьялыкларына керүче диңгез кыярлары :
Actinopyga echinites
Actinopyga mauritiana
Actinopyga miliaris
Apostichopus japonicus
Apostichopus parvimensis
Bohadschia maculisparsa
Holothuria arenacava
Holothuria fuscogilva
Holothuria lessoni
Holothuria nobilis
Holothuria platei
Holothuria scabra
Holothuria whitmaei
Isostichopus fuscus
Stichopus herrmanni
Thelenota ananas
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads