Эремчек пәрәмәче
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Эремчек пәрәмәче — әче камырдан эремчек белән ясалган пәрәмәч.
Пәрәмәчкә камыр әзерләү
Камырны 80—100 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, онлы куна өстендә түгәрәкләп әвәлиләр һәм майлаган калайга яки табага бер-берсеннән шактый ерак итеп тезәләр. Алар табада 20—30 минут кабарырга тиеш. Кабарып менгән түгәрәк камырларның уртасына агач тукмак яки чирек литрлы шешә төбе белән чокыр ясап, шунда алдан хәзерләп куелган эремчекне салалар.
Пәрәмәчкә эремчек хәзерләү
Эремчекне башта киндердән яки марлядан тегелгән капчыкка салып, өстенә такта яки авыр әйбер бастырып, суын саркыталар. Аннан соң аны ит машинасыннан (яки кашык "белән ышкып юкә иләк аша) үткәрәләр. Болай эшләсәң эремчек тигез һәм төерсез була, май кебек сыланып тора. Шуннан соң" эремчеккә атланмай, йомырка, шикәр комы, ванилин салып, агач кашык белән бик яхшылап болгаталар яки кул белән изәләр.
Remove ads
Пешерү
Шулай хәзерләнгән эремчекне камыр өстенә бүлеп салгач, пычак кыры белән тигезләп чыгалар да өстен чи йомырка белән майлап, мичкә пешерергә куялар.
Рецепт
Бер пәрәмәчкә: 80-—100 грамм камыр, 30—40 грамм эремчек, 10 грамм шикәр, 10 грамм атланмай, чирек йомырка, ванилин, бик аз гына тоз алына,
Чыганаклар
- Юныс Әхмәтҗанов. Татар халык ашлары. К.; ТКН, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads