Юлия Свириденко
украиналы сәясәтче From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юлия Свириденко, Юлия Анатолий кызы Свириденко (укр. Юлія Анатоліївна Свириденко, 1985 елның 25 декабре, СССР, Украина ССР, Чернигов өлкәсе, Чернигов) ― украиналы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе. 2025 елның 17 июленнән Украина премьер-министры[1].
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 25 декабрендә Украина ССР Чернигов өлкәсе административ үзәге Чернигов шәһәрендә туган[2]. Әтисе Анатолий монополиягә каршы комитетта, әнисе өлкә Советында эшләгән.
Киев шәһәрендә Милли сәүдә-икътисад университетын[d] тәмамлаган һәм «Монополиягә каршы эшчәнлек менеджменты» белгечлеге буенча магистр дәрәҗәсен алган[2].
Карьерасын 2008 елда шәхси секторда башлаган[2].
2015 елдан Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясендә җитәкче вазыйфаларда эшләгән: икътисади үсеш департаментын җитәкләгән, Чернигов өлкәсе дәүләт администрациясе (ӨДА) рәисенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарган, 2018 елның июленнән декабренә кадәр ӨДА рәисе вазыйфаларын башкарган.
2019 елның сентябрендә Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше министрының урынбасары вазыйфасына билгеләнгән[3][4], 2020 елның июленнән ― Украина икътисад, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы үсеше министрының[d] беренче урынбасары.
2020 елның 22 декабрендә Украина Президенты офисы[d] җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән[5][6]..
2021 елның 4 ноябреннән Украинаның беренче вице-премьеры ― икътисад министры[d] вазыйфасын биләгән[7].
2025 елның 17 июлендә 262 тавыш белән (226 тавыш кирәк) Украина Югары Радасы Украина премьер-министры[d] вазыйфасына билгеләгән[8].
Remove ads
Шәхси тормышы
Кияүдә. Ире бизнесмен Сергей Дерлеменко, төзелеш, ремонт һәм телекоммуникация тармаклары эшкуары. Аның эшчәнлегенең бер өлеше коммуникация челтәрләренә хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән. Кызлары София.
Инглиз телен белә, шулай ук кытай теле буенча база белеме булуы турында белдерә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads