Юрий Морозов (1949)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Юрий Морозов (5 август 1949 ел) — СССРның һәм Россиянең хуҗалык эшлеклесе.
2005—2008 елларда Көньяк Осетия премьер-министры.
Remove ads
Биографиясе
Юрий Ионович Морозов 1949 елның 5 августында Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туган.
Уфа нефть институтын (хәзер Уфа дәүләт нефть техника университеты) тәмамлаган. 2005 елда Курск ягулык компаниясенең коммерция директоры булып эшли.
2005 елның 4 июлендә Көньяк Осетия парламенты Ю.И.Морозовны премьер-министр итеп билгели, аның кандидатурасын республика президенты тәкъдим итә. Россия гражданын Көньяк Осетия Республикасы премьер-министры итеп билгеләвен Грузия җитәкчелеге зур канәгатьсезлек белән кабул итә[1]. 2006 елда Көньяк Осетия Республикасы Президентын кабаттан сайлаганнан соң Ю.И. Морозов үз вазифасын саклап кала.
2008 елның 18 августында президент Эдуард Кокойты хөкүмәтен отставкага җибәрә һәм премьер-министр вазифасын башкаручы итеп Борис Чосыевны тәгаенли.
2008 елдан алып «Стройпрогресс» компанияләр төркеменең өлкән вице-президенты вазифасын били.
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads