Юрий Муринов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Юрий Муринов (4 март 1942 ел) — СССР һәм Россия галиме һәм физик химия укытучысы, химия фәннәре докторы (1982), профессор (1986). Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты(1992), Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1985).

Кыска фактлар Юрий Муринов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Юрий Ильич Муринов 1942 елның 4 мартында Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә туа.

1958-1963 елларда Башкорт дәүләт университетының Химия факультетында Физик һәм аналитик химия кафедрасында укый һәм, аны уңышлы тәмамлап, физик-химик һөнәрен алып чыга.

1967 елда Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Органик химия институтында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: 1967-1982 елларда — гыйльми хезмәткәр һәм өлкән гыйльми хезмәткәр.

1982-2019 елларда утыз җиде еллап Ю. И. Муринов Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Органик химия институтында Координацион химия лабораториясе мөдире. Төп эшчәнлегеннән тыш Башкорт дәүләт университетының химия факультетында укыта: 1985-1990 елларда — органик булмаган химия кафедрасы мөдире, 1990 елдан — шушы кафедра профессоры. Ю. И. Мурановның төп фәнни эшчәнлеге термодинамика һәм полидентат органик берләшмәләрнең экстракцион-сорбцион тигезлектә реакция сәләте механизмнарын өйрәнү өлкәсендәге фундаменталь тикшеренүләргә бәйле[1].

1970 елда Ю.И. Муринов — химия фәннәре кандидаты, 1982 елда химия фәннәре докторы була. 1986 елда аңа профессор исеме бирелә[1][2].

Ю. И. Муринов җитәкчелегендә һәм аның турыдан туры катнашлыгында медицина һәм ветеринария (умартачылык, терлекчелек), авыл хуҗалыгы (теплица үсемлекләре үстерү һәм яшелчәчелек) өлкәсендә дару препаратлары җитештерү өчен бик күп санлы тикшерүләр үткәрелә. Ю. И. Муринов дәвалау препаратлары җитештерү өлкәсендәге казанышлары өчен ССРБ ВДНХ-сының алтын һәм көмеш медальләренә лаек була Ул алты йөздән артык фәнни эш, шул исәптән берничә монография, егерме биш патент һәм уйлап табу авторы. Аның катнашлыгында өч докторлык һәм егерме өч кандидатлык диссертациясе әзерләнгән[1][2].

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

1985 елда Башкорт АССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен» Юрий Ильич Муринов Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була[2].

1993 елның 28 мартында Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads