Юрий Солдатов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Солдатов Юрий Федорович (9 март 1940 ел) — скульптор. 1978 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).
Remove ads
Биографиясе
Юрий Федорович Солдатов 1940 елның 9 мартында РСФСРның Свердловск өлкәсе Асбест шәһәрендә туган.
1975 елда Ленинградта И. Е. Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының(Санкт-Петербург дәүләт академиясе; 1975) скульптура факультетын тәмамлый
Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.
Эшләре
Колхоз рәисе Р. Ф. Еникеев[1], А. С. Пушкин һәйкәлләре.
Бөек Ватан сугышы герое М. Г. Гәрәев бюсты (1985, Уфа), сәяси репрессия корбаннарына монумент (2000, Уфа), Советлар Союзы Геройларының 14 портрет скульптурасы сериясе (1998, Бәләбәй районы), Башкортстан Республикасы Благовар районының Мирный авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә багышланган истәлекле билге авторы.
Эшләре Уфада М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда, Нефтекама каласындагы «Мирас» картиналар галереясында, Милиция музее коллекциясендә, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси җыелмаларда саклана.
Remove ads
Күргәзмәләр
Юрий Федорович Солдатов — 1975 елдан алып республика, зона, төбәк, төбәкара, Бөтенрусия, Бөтенсоюз һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы (1999).
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads