Яков Юзефович

From Wikipedia, the free encyclopedia

Яков Юзефович
Remove ads

Яков Давыд ул Юзефо́вич (12.03.1872, Великая Лапеница, Волковыск өязе, Гродно губернасы — 5 июль 1929, Волковыск, Польша) — липка татарларыннан[1] булган Россия империясе генерал-лейтенанты (1917).

Кыска фактлар Ватандашлык, Хезмәт итүе ...
Remove ads

Биографиясе

Яков Юзефович Гродно губернасы татар морзалары нәселеннән. Бүгенге Белоруссия территориясенә караган, Гродно губернасы Волковыск өязе Великая Лапеница авылында генерал-майор Давыд Давыд улы Юзефович гаиләсендә туган. Генерал-майор Давыд Амурат улы Юзефовичның оныгы.[2]. Мөселман.

Полоцк кадет корпусын (1890), Михайловск артиллерия училищесын (1893) и Генераль штабы Николаев академиясен (1899) тәмамлый .

Рус-япон сугышында штаб-офицер буларак катнашкан. 1905 елның 8 декабреннән Варшава хәрби округы штаб-офицеры. 1910 елның 24 ноябреннән Россия империясе Генерал штабы идарәсенең бүлек башлыгы була. 1913 елның 17 апреленнән начальник ярдәмчесе.

Беренче бөтендөнья сугышында Югары башкомандующий каршындагы генерал булган, 1915 елдан генерал-майор. Изге Георгий ордены белән бүләкләнгән.

1916 елдан — 2-нче кавалерия корпусы штабы начальнигы . 1917 елдан — генерал-квартирмейстер, соңрак — Югары башкомандующий каршындагы 1нче генерал-квартирмейстер . 1917 елның 1 сентябреннән - генерал-лейтенант.

1918 елның җәенәән ватандашлар сугышында Кызы Армиягә каршы көрәштә Петр Врангель ягындагы җитәкчеләрнең берсе була. Врангель Кырымда рус армиясен җитәкләгән чорда Рус армиясе генерал-инспекторы булып тора. 1920 елның сентябрендә Франциягә күченә. Соңрак Алманиядә, Эстониядә яши. Башта Тарту шәһәрендә үлгән дип саналса, 2015 елда Белоруссияның Волковыск шәһәрендә кабере табыла.

Remove ads

Чыганаклар

  • K. A. Zalesskij, I mirowaja wojna. Prawitieli i wojennaczalniki. wyd. WECZE Moskwa 2000.
  • Залесский К.А. Кто был кто в первой мировой войне. Биографический энциклопедический словарь. М., 2003

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads