Ялт-Йолт (журнал)
юмор-сатира журналы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
"Ялт-Йолт" журналы — 1910-1918 елларда Казанда чыккан юмор-сатира журналы. Мөхәрире Әхмәт Урманчиев булган.
Remove ads
Тарих
Журналның беренче саны 1910 елның 15 майында чыккан[1]. Журналны элек чыккан "Яшен" журналының дәвамы дияргә дә мөмкин. Мөхәрире Әхмәт Урманчиев булган. Аның эшендә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм Фатих Әмирхан бик актив катнашалар. Тукайның монда хезмәте турында Урманчиев болай дип яза[2] :
![]() |
<...> Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде.
Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелемне уйлаганнан артык күтәрде. Ул бу журналга ахыргы минутларына кадәр хезмәт итәчәгенә вәгъдә бирде... Беренче номеры чыккач та, ул журналны үз итте. Шуннан соң искиткеч дикъкать белән журналда халык өчен хезмәт итте... |
![]() |
123 саны чыккач, 1918 елның июнендә журнал ябыла.
Remove ads
Тасвирлама
Журналда төрле сатирик мәкаләләр, шигырьләр басыла. Ул шул заман юмор-сатира журналларының иң алдынгысы була.
Казанда Харитонов матбагасында басыла.
Чыганак
Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads