Янгелде (Кузлаука районы)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[5]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[6] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[7].

Кыска фактлар Янгелде, Рәсми исем ...

Remove ads

Географиясе

Янгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[8].

Тарихы

Янгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[9], мөселманнар[10].

Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[11].

Бүгенге чор

Авылда мәктәп[12], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[13].

Транспорт

Район үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads