Янгелде (Кузлаука районы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Янгелде яки Кармыш (чуаш. Кармăш, рус. Янгильдино) — Чуашстанның Кузлаука районына керүче татар авылы. Авылда 2006 елга 493 кеше яши[5]. Янгелде РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, Советлар Союзы герое Мидхәт Салиховның[6] һәм Дан орденының тулы кавалеры Ярхәм Бикчантаевның туган авыллары[7].
Remove ads
Географиясе
Янгелде Кузлаукадан 13 км ераклыкта Буа елгасы ярында урнашкан. Диңгез өсте биеклеге 176 м[8].
Тарихы
Янгелде авылы XVI гасырда чукындырудан качкан Тәтеш ягы казан татарлары тарафыннан нигезләнә[9], мөселманнар[10].
Авыл кешеләре Янгелдене Кармыш диләр. Кармыш ул авылны нигезләүче кеше булып тора[11].
Бүгенге чор
Авылда мәктәп[12], почта, кибет, медпункт авыл советы администрациясе, «Янгелде» авыл хуҗалыгы кооперативы бар[13].
Транспорт
Район үзәге Кузлаука каласына 4 көнгә бер автобус йөреп тора.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads