Яр Чаллы дельфинарие
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Яр Чаллы дельфинарие (рус. Набережночелнинский дельфинарий) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Анапа шәһәре дельфинариеның[1] (353440, Краснодар крае, Анапа, Пионер проспекты, 20А) филиалы. Татарстанда һәм Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий[2].
Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе урамы, 12 А.


Remove ads
Тарих
2006 елда Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында урнашкан «Дельфин» бассейнының сикерү ваннасы (тирәнлеге 6 м) нигезендә оештырыла. Бассейн үзгәртеп корылып, диңгез суы белән тутырылган. Тамаша залы 350 урынлык. Дельфиннар Анападан китерелә. 2010, 2012 елларда дельфинарийда үз дельфиннары да туа.
Тамашалар
- Кара диңгез дельфиннары, Ерак Көнчыгыш ак киты (белуха) һәм Көньяк Америка диңгез арысланы чыгышлары (дүшәмбедән кала һәр көнне)
- шулай ук дельфинарийда түләүле хезмәтләр күрсәтелә:
- дельфиннар белән драйвинг
- дельфиннар белән йөзү (5+)
- көймәдә йөзү
- дельфиннар белән фотога төшү
- туган көн үткәрү
- туй фотосессиясе уздыру һ. б.
Гастрольләр
2011 елдан башлап Казанда Ак Барс банкы бассейны базасында (Декабристлар ур., 1) гастрольләре уза[3].
Сылтамалар
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
---|
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads