1-нче танк армиясе (вермахт)

From Wikipedia, the free encyclopedia

1-нче танк армиясе (вермахт)
Remove ads

1-нче танк армиясе (алман. 1. Panzerarmee) – Икенче бөтендөнья сугышында Алмания Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә.

Кыска фактлар
Remove ads

Тарих

1-нче танк армиясе 1940 елның 16 ноябрендә оештырылган.

1941 елның 22 июненә хәл

Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелеге астында армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4-нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1-нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6-нче (ком. Фридрих Паулюс), 11-нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17-нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4-нче (ком. Никлоае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы.

2 июльдә 1-нче танк төркеме Острог районында Горынь елгасы аша чыкты һәм һөжүмне дәвам итте.

3 июльдә 1-нче танк төркеме Крупец районына чыкты, Острогтан 20 км көнчыгышрак.

5 июльдә 1-нче танк төркеме Новоград-Волынский, Шепетовка чигәннән көнбатышрак һөжүмне дәвам итте.

Киев операциясе

8 июльдә 1-нче танк төркеме Бердичевны басып алды

30 июльне 1-нче танк төркеме Шпола аша көньякка һөжүмгә күчтә.

31 июльне 1-нче танк төркеме Шполаны басып алды.

3 августны 1-нче танк төркеме Первомайскны басып алды һәм 17-нче укчы корпусның каршы һөжүмен юк иттә.

8 августны 1-нче танк төркеме Кривой Рогка һәм Кременчуг районына чыкты.

Тирасполь-Мелитополь саклану операциясе

14 августны 1-нче танк төркеменең 14-нче мотокорпусы Кривой Рогны басып алды.

Донбасс операциясе (1941)

29 сентябрьне. Көньяк фронт гаскәрләренең Көньяк-көнбатыш фронт сул канаты гаскәрләре булышлыгы белән Донбасс саклану операциясе (29 сентябрь — 4 ноябрь) башлана (картаны карагыз— Донбасская оборонительная операция (29 сентября — 4 ноября 1941 г.)).

29 сентябрьне 1-нче танк төркеме Днепропетровск районыннан көньяк-көнчыгыш юнәлешкә һөжүмгә күчә һәм Иван Галанинның 12-нче армиясының уң флангын саклауны өзә.

20 октябрь. Алман 1-нче танк армиясе Сталино шәһәрен басып алды.

Remove ads

Командирлар

Армиянең сәргаскәре

Әдәбият

  • Меллентин Ф. В. Танковые сражения 1939–1945 гг. Боевое применение танков во второй мировой войне. Пер. с нем. М., 1957
  • François de Lannoy & Josef Charita — Panzertruppen: German armored troops 1935–1945
  • Samuel W. Mitcham Jr — The Panzer Legions: A guide to the German Army Tank Divisions of WWII and Their Commanders

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads