1932 ел
ел, кәбисә From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
1932 (бер мең тугыз йөз утыз икенче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча җомга көнне башлана. Бу безнең эраның 1932 елы, II меңьеллыкның 932 елы, XX гасырның 32 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 2 елы, 1930 елларның 3 елы. 1932 елдан бирле 93 ел үтте.
Remove ads
Вакыйгалар
- 27 февраль — Джеймс Чедвик нейтронны ача.
- 10 март — Казанда Зәңгәр мәчетне ябу турында әмер чыга.
- 11 июнь — «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча 17 кеше хөкем ителә.
- 9 июль — Сан-Паулу штаты Бразилия хакимиятенә каршы баш күтәрә.
- 18 июль — Төркия Милләтләр лигасына 56-нчы әгъза буларак керде.
- 30 июль — Лос-Анджелеста унынчы Олимпия уеннары ачылды.
- 25 сентябрь — Испаниядәге Каталониягә үз байракны, дәүләт телен һәм парламентны тоту рөхсәте белән автономия бирелә.
- 3 октябрь — Гыйрак Бөекбританиядән бәйсезлекне ала.
Remove ads
Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1932 елда туганнар
- 5 гыйнвар — Раиса Горбачёва, ССРБ-ның беренче һәм соңгы «беренче леди»е.
- 21 гыйнвар — Илшат Йомагулов, РСФСР атказанган артисты.
- 8 февраль — Ильтани Илялова, театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче.
- 10 февраль — Шамил Яһүдин, балет артисты, педагог, РСФСР халык артисты.
- 16 февраль — Рафаэль Сафин, татар шагыйре, драматург.
- 4 март — Эрик Сапаев, мари композиторы, беренче мари операсы авторы.
- 8 март — Азат Вергазов, язучы.
- 22 март — Наил Гәрәев, ССРБ-ның спорт остасы, классик көрәш буенча РСФСР-ның атказанган тренеры.
- 7 апрель — Шәзам Сафин, Олимпия чемпионы.
- 27 апрель — Анук Эме, француз кино актрисасы.
- 19 май — Майя Булгакова, РСФСР халык артисты.
- 22 июнь — Зөлфия Таҗуризина, МДУ профессоры (1995).
- 2 июль — Гомәр Саттаров (Муллиле), тел галиме, фән докторы.
- 1 август — Еркегали Рәхмәдиев, казакъ композиторы.
- 27 август — Мохтар Сәгыйтов, әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987)
- 13 октябрь — Азат Әхмәдуллин, әдәбиятчы.
- 24 октябрь — Леонид Смагин, КПСС-ның Татарстан ӨК 2-нче сәркатибе, ССРБ министры урынбасары.
- 10 ноябрь — Лирон Хәмидуллин, язучы.
- 10 ноябрь — Шәех Зәбиров, журналист.
- 13 ноябрь — Резеда Ганиева, әдәбият галиме.
- 26 ноябрь — Камил Мостафин, шагыйрь.
- 29 ноябрь — Жак Ширак (фр. Jacques Chirac), Франция президенты (1995-2007).
- 1 декабрь — Әсгать Шәйхетдинов, татарча көрәш остасы, тренер.
- 16 декабрь — Роберт Заһретдинов, кубызчы.
- 23 декабрь — Газиз Мөхәммәтшин, язучы.
- 28 декабрь — Роальд Сәгъдиев, физика галиме, академик.
Remove ads
Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1932 елда вафатлар
- 30 ноябрь — Җамал Вәлиди, татар тел галиме, тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads