2 номерлы лицей-интернат (Казан)

From Wikipedia, the free encyclopedia

2 номерлы лицей-интернат (Казан)map
Remove ads

2 номерлы лицей-интернат (элекеге исеме 2 номерлы татар-төрек лицее) — Казанның иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләренең берсе. Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылды.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...

Remove ads

Гомуми мәгълүмат

Лицейда 7 сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлеге – интернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән.

Укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Россия һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадаларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 6 нчы сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус имтиханнар нәтиҗәсендә кабул ителәләр.

Remove ads

Тарих

Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек йөзеннән ачылды. Татарстанда халык арасында татар-төрек лицейлары дип аталган барлыгы шундый 7 мәктәп ачылды.

2008 елда лицей-интернат автоном белем бирү учреждениясе статусына иреште. 2010 елда уку йортына сәләтле балалар өчен типик булмаган учреждение исеменә лаек булды. 2015 елда лицей сәләтле балалар өчен республика интернат тибындагы мәктәпләр челтәренә керде.

2014 елда лицей «Камиллек мәктәпләре» программасына керде. Әлеге программа Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән «Educare» Сингапур компаниясе белән башкарыла.

Remove ads

Үзенчәлекләр

Лицейның гадәти мәктәптән аермалы яклары:

  • Гендерлы укыту системасы. Лицейда бары тик егетләр генә укый.
  • Пансионат булуы. Атна дәвамында 7, 8 сыйныф укучылары һәм башка сыйныфларның Казаннан тыш булган укучылары интернатта яши.
  • 2 чит тел өйрәнү. Татарстанның дәүләт телләреннән тыш (татар һәм рус телләре) инглиз һәм төрек телләре укытыла.
  • Билингваль нигездә укыту. 8 сыйныфтан кайбер фәннәр билингваль (ике телдә — русча һәм инглизчә) укытыла.
  • Укытучылар. Укытучыларның 70%-ы — ир-атлар.

Моны да карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads