Джон Кеннеди

From Wikipedia, the free encyclopedia

Джон Кеннеди
Remove ads

Джон Фицдже́ральд «Джек» Ке́ннеди (ингл. John Fitzgerald “Jack” Kennedy, шулай ук JFK; 1917 елның 29 мае — 1963 елның 22 ноябре) — АКШ сәясәтчесе, АКШның 35 нче президенты (19611963. Кеннеди — АКШның беренче католик президенты, XX гасырда туган беренче президент. Кеннединың икеелык президентлыгы вакытында Кариб кризисы, негрларның хокуклары киңәю, Аполлон космик программа башлану кебек вакыйгалар була.

Кыска фактлар Джон Кеннеди, Туган телдә исем ...

Гарвард университетында укый. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, бөтен гомеренә җәрәһәт ала.

1947 елдан 1953 елга кадәр — АКШ конгрессы әгъзасы. Аннары Сенатка уза. 1960 елның ноябреннән — АКШның 35 нче президенты. Ике ел эчендә күп кенә җитди адымнар ясый, реформалар үткәрә.

1963 елның 22 ноябрендә Даллас шәһәрендә билгесез кеше тарафыннан ату нәтиҗәсендә вафат була. Полиция җинаятьче дип уйлаган Ли Харви Освальд шулай ук үтерелә. Аның үлеме турында һаман ачыклык юк.

  1. Национальный реестр исторических мест США — 1966.
Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads