Күмертау
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Күмертау — Башкортстанда урнашкан шәһәр. Куйбышев тимер юлының әһәмиятле станциясе. Уфадан 250 км ераклыкта урнаша.
Remove ads
Халык
| 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
|---|---|---|---|---|---|
| 30 937 | 44 403 | 51 889 | 64 260 | 65 003 | 62 851 |
2010 елга шәһәрдә 66 мең кеше яши дип фаразлана.
Күмертау — төрле объектив сәбәпләр аркасында күрше Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамактан да ныграк руслашкан шәһәр, халкының 61,6 процентын руслар тәшкил итә. 11,5 меңе (16,4 процент) — башкортлар, 9 меңе (12,9 процент) татар милләте вәкилләре.
Икътисад
Кайчандыр ташкүмер чыгаручылары белән дан тоткан шәһәр бүген башка юнәлешләрдә үсә. Күмертау авиация предприятиесе, «Искра» машина эшләү заводы, «Нефтехиммаш», арматура заводы, Күмертау электр-җылылык челтәре кебек эре ширкәтләр шәһәр икътисадының нигез ташын тәшкил итә. Биредә кече бизнесның төрле формалары үсештә. Шәһәр бюджетының өчтән бер өлеше соңгылар исәбенә тулыландырыла.
Мәгариф
Мәгариф өлкәсе шәһәр хакимияте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Урындагы бюджетның 64 проценты мәгарифкә юнәлтелүе шул хакта бәян итә.
Биредәге 24 гомуми белем бирү учреждениесе коллективлары көчле педагоглардан тупланган.
Мәктәпләрдә 7311 укучы белем ала, шуларның арасында рус булмаганнары — 1819 бала. Алардан 64,16 проценты туган телен өйрәнә. Ләкин шәһәрдә башкорт балалар бакчалары, башлангыч мәктәп, башкорт гимназиясе, политехник лицей ачылу уңай нәтиҗәләр бирсә дә, татар балаларына туган тел укыту әлегә бик зур булмаган күрсәткечләргә кайтып кала. Әлеге көндә татар теле 6 нчы, 9 нчы, 11 нче, 12 нче мәктәпләрдә, 1 нче гимназиядә генә укытыла, бу дәресләргә барлыгы 140 бала йөри. Күрсәткеч шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 795 татар баласының 16,8 процентын гына тәшкил итә[10].
Шәхесләр
- Ришат Нигъмәтуллин (1952), галим.
Урамнары
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

