Академик С. П. Королёв исемендәге Самар илкүләм тикшеренү университеты
Академик С. П. Королёв исемендәге Самар милли тикшеренү университеты — Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Аэрокосмик технологияләр өлкәсендә Россия мәгариф һәм тикшеренүләр үзәге. Самарның ике төп уку йорты — Самар дәүләт аэрокосмик университеты һәм Самар дәүләт университетын берләштерү юлы белән оештырылган. Самар университетының фәнни-мәгариф эшчәнлеге аэрокосмос технологияләрен, двигательләр төзү, мәгълүмат эшкәртүнең заманча алымнарын, фотониканы, материаллар өйрәнүне, шулай ук фундаменталь табигать һәм техник фәннәрне үз эченә ала. Инженер-техник юнәлешләрдән тыш, университет хокук, икътисад, менеджмент, тел гыйлеме, тарих һәм социаль фәннәр өлкәсендә дә белем бирү һәм тикшеренүләр программасын тормышка ашыра.