Тантана (премия)
Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге / From Wikipedia, the free encyclopedia
«Тантана» премиясе («Тантана» театр премиясе, рус. театральная премия «Триумф») — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә һөнәри премиясе, дәүләт бүләге. Еллык театр премиясе республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.