Азатлык радиосы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Азатлык радиосы — Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар-башкорт телләрендәге хезмәте. Азатлык радиосы 1953 елдан бирле эшли. Совет хөкүмәте вакытында ул — ТАССРдан тыш эшләүче бердәнбер радио. Үзен татар-башкорт телләрендә ирекле, бәйсез мәгълүмат тараткан мәгълүмат чарасы дип күрсәтә.
Радиода күп кенә чит илләрдә яшәгән татарлар хезмәт иткән. Гариф Солтан, Гали Акыш, Шиһап Нигъмәти, Фатыйх Исхакый, Фәрит Иделле һәм башка татар мөһаҗирләре биредә эшләгән. Радио тарихы чит илләрдәге татар диаспорасы тарихы белән нык бәйләнгән.
Хосусый ширкәт буларак эш иткән Азатлыкны Америка Кушма Штатларының Конгрессы финанслый.