Башкортлар
халык / From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкортлар (баш. Башҡорттар) — төрки милләт, Башкортстанның һәм шул ук исемдәге тарихи-география өлкәнең төп халкы. Республикадан тыш башкортларның тарихи барлык төбәкләре Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Курган, Самар, Сарытау өлкәләрендә һәм Пермь краенда бар.
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Башкортлар (мәгънәләр) битенә күчегез.
Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...
Ябу
Башкортларның Россия Федерациясендәге сан исәбе (2002) — 1 673 389 кеше, шул исәптән Башкортстан Республикасында — 1 221 302. Башкорт теле Алтай гаиләсе төрки төркеменең көнбатыш тармагына керә, тармакланган диалект структурасы бар. Башкорт әдәби теле 1921 елдан кулланыла. Дингә ышанган башкортлар — мөселман-сөнниләр.