From Wikipedia, the free encyclopedia
Бурандай — татар-монгол гаскәр башлыгы, Бату хан идарә иткән чорның төмәнчесе, Сүбәдәй батыр көрәштәше һәм дусты.
Бурандай | |
---|---|
Татар-монгол гаскәр башлыгы | |
Туган | 1176 |
Үлгән | 1262 |
Сугышлар/бәрелешләр | монголларның Русь җирләренә һөҗүме[d] һәм Сит бәрелеше |
1236-1242 елларда татар-монгол көнбатыш явының җитәкчеләренең берсе, соңрак Алтын Урданың көнбатыш өлешенең хакиме булган.
1236 елда Идел буе Болгарына каршы сугышта катнаша, 1237-1238 елларда төньяк-көнчыгыш Россияне басып алуда катнаша.
Бурандай җитәкләгән татар-монгол гаскәре Рязань, Коломна, Владимир шәһәрләрен яулап алганнан соң, рус кенәзләре Сит елгасына качып, анда күп көчләрен туплый. Җыелган рус гаскәрләре тиз татар һөҗүмен көтмичә ял итә, аракы эчкәли башлый. Бурандай җитәкчелегендәге татар-монгол корпусы Владимир шәһәрен алганнан соң, 3 атна дәвамында бик тиз Сит елгасына барып җитә. Хәлиткеч, көтелмәгән татар һөҗүме нәтиҗәсендә бөтен рус гаскәре камалышка эләгә һәм тулысынча һәлак була диярлек, шул исәптән Владимир кенәзе, Ярослав кенәзе үтерелә, соңрак Ростов кенәзе дә һәлак була.
Бурандай оештырган Сит бәрелешендә җиңү нәтиҗәсендә төп рус көчләре бетерелә диярлек, Россия татар-монгол хакимиятенә буйсына.
1240 елда Бурандай җитәкләгән гаскәр Киев шәһәрен яулап алуда катнаша.
1241 елда Бурандай Бату ханга Польша һәм Галиция-Волын кенәзлеген яулап алырга булыша.
1251 елда хакимият өчен көрәш вакытында Бату хан Бурандайны Отырар янына (бүгенге Казакъстан) Чагатай варисларына каршы сугышта Мүнкә ханга булышырга җибәрә.
Бурандай җиңгән Сит бәрелеше күренекле хәрби җиңүләр исемлекләренә керә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.