![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/bd/Lambert2.gif/640px-Lambert2.gif&w=640&q=50)
Диффуз чагылу
From Wikipedia, the free encyclopedia
Диффуз чагылу — өслеккә төшкән яктылык агымы почмагы чагылган яктылык агымы почмагына тигез булмау күренеше, ягъни тәртипсез чагылу.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/b/bd/Lambert2.gif/640px-Lambert2.gif)
Өслекнең тигезсезлеге дулкын озынлыгыннан зуррак булган һәм тәртипсез итеп урнашкан очракта, диффуз чагылу була.
Катнаш чагылуда нурланышның бер өлеше көзгечә, икенче өлеше диффузча чагыла.
Бер төрле өслек күренмә нурланыш өчен томык-диффуз чагылучан була ала, ләкин инфракызыл нурланыш өчен яссы һәм көзгечә чагылучан булырга мөмкин.
Диффуз чагылу альбедо белән тасвирлана.