From Wikipedia, the free encyclopedia
Ирәндек (баш. Ирәндек, рус. Иренды́к) — Көньяк-көнчыгыш Башкортстандагы тау аркасы. Озынлыгы — 135 км. Иң югары ноктасы — Көзгенташ тавы (биеклеге 987 м). Тау аркасы Башкортстаннан Учалы, Әбҗәлил, Баймак һәм Хәйбулла районнарында урнашкан. Ирәндек тавы порфирит, диабаз, эсбез (известняк) кебек тау токымнарыннан барлыкка килгән. Төньяк өлешендә — урман белән капланган тайга, көньягында — бүтәгә-кылган үләнле дала. Ирәндек Урал тауларының матур урыны. Монда борыңгы шәһәрчекләр, остаханәләр һәм ташланган авыллар урыны табыла. Көнчыгыш битендә Ибраһим шарлавыгы урнашкан.
Ирәндекнең Учалы районында урнашкан төньяк өлеше Бәләкәй (Кече) Ирәндек тип атала. Иң биек түбәләре - Тораташ (921 м) һәм Кәҗәташ, Карт-Муйнак авылы янында урнашкан. Иң төньяк ноктасында, Комсомольск касабасы янындагы Бөркет-тау түбәсе аша Ирәндек Күмәч тау аркасына тоташа.
Исеменең килеп чыгышы белән бәйле риваяте бар. Алданган Омырдак таудан төшеп үзәнгә җиткәч: — Хәзер без өйрәндек!, - дип кычкырып җибәргән.
Тау аркасы буенда матур елга һәм күлләр урнашкан. Көнбатыш битендә — Граф күле һәм Талкас күле. Тау түбәсеннән Таналык һәм Төяләс елгалары агып төшә.
Учалы районында Ирәндек буеннан Уй елгасы агып төшә, Карагайкүл (рус. Ворожеич) урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.