Казан сынлы сәнгать укуханәсе
Казандагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы / From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан сынлы сәнгать училищесы, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы (техникум), КССУ, рус. Казанское художественное училище имени Н. И. Фешина (техникум), КХУ, ингл. Kazan Art School named after Nickolai Feshin — 1895 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Казан шәһәрендә ике уку бинасы (Мөштәри урамы, 16; Карл Маркс урамы, 70) һәм Яшел Үзәндә филиалы (Яшел Үзән, Засорин урамы, 4а) бар.
Уку йорты директоры — Гыйльметдинова Ольга Александровна.
Кыска фактлар Казан сынлы сәнгать училищесы, Элеккеге исемнәр ...
Казан сынлы сәнгать училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Казан сынлы сәнгать мәктәбе (1895-1917) Казан ирекле сынлы сәнгать остаханәләре (1917-1918) Казан югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре (1918-1920) Казан сынлы сәнгать-техник институты (1920-1923) Казан сынлы сәнгать техникумы (1923-1924) Казан архитектура-сынлы сәнгать техникумы (1924-1926) Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы (1926-1930) Татар сәнгатьләр техникумы ( 1930-1935) Татар сынлы сәнгать техникумы ( 1935-2006) |
Нигезләү елы | 1895 |
Урын | Казан |
Адрес | 420012, Татарстан, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 16. |
Сайт | http://kazanartschool.ru/index.php/ru/ |
Ябу