From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан өчен бәрелеш — баш күтәрүчеләрнең җиңелүе белән тәмамланган 1774 елның 12 - 15 июнь көннәрендә үткән 1773-1775 еллардагы крестьян сугышының бәрелеше.
Казан өчен бәрелеш | |||
Төп низаг: 1773-1775 еллардагы крестьян сугышы | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
12 июль көнне Пугачӗв гаскәре Казанга керә һәм кирмәнне камап ала, анда шәһәр кешеләренең бер өлеше һәм гарнизон ышыкланган була. Баш күтәрүчеләр шәһәрдә кыру оештыралар, биналарның зур өлешен талап бетерәләр.
Тиздән камалуда калганнарга ярдәмгә И. Михельсон җитәкчелегендәге 1 мең кешелек әтрәт килә. 12 июльдә кичен беренче бәрелеш була, баш күтәрүчеләр бераз чигенәләр, гаскәр санын 25 мең кешегә кадәр җиткерәләр һәм хәлиткеч алышка әзерләнәләр. Шулай булуга карамастан, 15 июль көнне Михельсонның хәрби бүлгеләре җиңел генә баш күтәрүчеләрнең тигез булмаган сафларын куып тараталар һәм аларны тәртипсез рәвештә чигенергә мәҗбүр итәләр.
Бу бәрелеш Пугачевны фактик рәвештә гаскәрсез калдыра, чөнки Иделнең уң ярына аның белән берничә йөз кеше генә кача ала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.