From Wikipedia, the free encyclopedia
Кесә шәхси санагы яки Кесә персональ компьютеры (КПК, ингл. Personal Digital Assistant, PDA — «шәхси санау секретаре») — киң функциональ мөмкинлекле йөртергә уңайлы хисаплау җайланмасы.
Иң элек КПК электрон органайзер буларак кына кулланыла, әмма бүгенге көндә КПК телефон, навигатор һәм медиаплеер функцияләрен үти ала. Шуның өстенә, хәзерге КПК аша Интернетка да чыгып була.
Смартфон — кесә персональ компьютеры белән чагыштырырлык күп функцияле кәрәзле телефон. Шулай ук кәрәзле телефон һәм КПК функционаллеген берләштерүче кайбер корылмаларга коммуникатор дигән термин кулланыла. Коммуниктор — кәрәзле телефон функциялары өстәлгән кесә персональ компьютеры. Смартфоннарның һәм коммуникаторларның гади кәрәзле телефоннардан аермасы — үсешле, чит программалаучылар өчен ачык, операцион система (гади кәрәзле телефонның операцион системасы чит программалаучылар өчен ябык). Гади кәрәзле телефон белән чагыштыргагда, өстәмә кушымталар урнаштыруы смартфоннарның һәм коммуникатроларның функционаллеген шактый якшырта.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.