Кыйтга (әдәбият)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кыйтга (шигъри өземтә, өлеш) — Шәрык әдәбиятларында фәлсәфи-дидактик кыска лирик шигырь жанры. Ул әз сүзлелекне, фикри тыгызлыкны, ачыклыкны, афористик яңгырашны таләп итә.
Икеюллык строфалардан төзелә, гаруз ярдәмендә ясала. Уртача күләме — 2-10 бәет. Рифмалашуы, кагыйдә буларак, аб, вб, гб шәкелендә.
Гомумтөрки әдипләреннән кыйтгаларны Сәйф Сараи кулланган. Шулай ук Шәехзадә Бабичның кайбер шигырьләрен кыйтга дип атап була.