Ли Цян
КХР Дәүләт Советы премьеры / From Wikipedia, the free encyclopedia
Цян – исеме, Ли – фамилиясе.
Кыска фактлар Ли Цян, Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры ...
Ли Цян | |
---|---|
Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2023 елның 11 марты | |
Аңа кадәр | Ли Кэцян |
Туган | 23 июль 1959(1959-07-23) (64 яшь) Кытай, Чжэцзян провинциясе, |
Белем | Кытай коммунистлар фиркасенең үзәк фирка мәктәбе[d], Чжэцзян авыл хуҗалыгы университеты[d] һәм Гонконгский политехнический университет[d] |
Ябу
Ли Цян (кыт. 李强, 1959 елның 23 июле, Кытай, Чжэцзян првинциясе, Вэньчжоу махсус районы, Жуйань шәһәр өязе) – Кытайның дәүләт, сәясәт һәм фирка эшлеклесе, 2023 елның 11 мартыннан Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры. 2017 елдан Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты (КПК ҮК) Политбюросы әгъзасы, 2022 елдан КПК ҮК Политбюросы Даими комитеты әгъзасы.
2017-2022 елларда ККП Шанхай шәһәр комитеты башлыгы, 2016-2017 елларда ККП Цзянсу провинциясе парткомы башлыгы, 2012-2016 елларда Чжэцзян провинциясе губернаторы. 1983 елдан Кытай Коммунистлар партиясе әгъзасы, XVIII чакырылыш КПК Үзәк комитеты әгъзалыгына кандидат, XIX һәм XX чакырылыш КПК Үзәк комитеты политбюросы әгъзасы.