Марс (планета)
Кояштан дүртенче планета / From Wikipedia, the free encyclopedia
Марс, Мәрих[11][12] — Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Аны Җирнең тышкы «күршесе» дип тә атыйлар. Зурлыгы буенча җиденче, «кечкенәлеге» буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 %-тын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә[13], шунлыктан аны «кызыл планета» дип тә атыйлар[14][15][16].
Марс | |
Нигезләнү датасы | 245033 тысячелетие до н. э. |
---|---|
Масса | 641,71 ± 0,01 йоттаграмм[1] |
... хөрмәтенә аталган | Марс[d] һәм Ares |
Демоним | Martian, مِرِّيخِيّ, Marsjanin, Marsano, mangal, Martien, marciano, marcià, Martienne, Marsbewoner, Marsman, Marsvrouw, Marspersoon, марсианин, марсианка, марсиане, Marsovec, Marsovka, Marsovci, марсіянін, марсіянка һәм марсіяне |
Урын | Кояш системасының эчке өлеше[d] |
Иң югары ноктасы | Олимп[d][2] |
Иң түбән ноктасы | Долины Маринер[d] |
Кайда өйрәнелә | геология Марса[d] һәм Исследование Марса[d] |
Бала җисем | Фобос[d], Деймос[d], Mars Reconnaissance Orbiter[d], Маринер-9[d], Марс-экспресс[d], Mars Global Surveyor[d], Марс Одиссей[d], Викинг-1[d], Викинг-2[d], Марс-2[d], MAVEN[d], Марс-3[d], Марс-5[d], Марсианский научный орбитальный аппарат[d], Фобос-2[d] һәм Mangalyaan[d] |
Ана җисем | Кояш |
Апоүзәк | 249 232 432 km |
Периүзәк | 206 655 215 km |
Периүзәк аргументы | 336,05637041 °[3] |
Җирдән ераклык | 54 600 000 km һәм 401 000 000 km |
Поляр йомылуы | 0,00589 |
Орбита эксцентриты | 0,0933941[3] |
Орбита авышлыгы | 1,84969142 °[3], 5,65 ° һәм 1,67 °[3] |
Орбита дәвере | 686,98 тәүлек[1] |
Синодический период | 779,94 тәүлек[4] |
Әйләнү периоды | 24,6229 сәг[5] |
Зур ярымкүчәр | 227 936 637 ± 1 km һәм 1,523679 ± 1,0E−6 а.б. |
Калка төен озынлыгы | 49,55953892 °[3] |
Күренмә йолдызча зурлык | −2,94 |
Альбедо | 0,17 һәм 0,25 |
Тыгызлык | 3933 кубик смга ... грамм[5] |
Температура | −63 °C[5], −143 °C[6] һәм 35 °C[7] |
Мәйдан | 144 798 500 км²[5] |
Күләм | 163 180 000 000 ± 10 000 000 кубический километр[5] |
Радиюс | 3389,5 ± 0,2 km[8], 3396,19 ± 0,1 km[8] һәм 3396,19 ± 0,1 km[8] |
Диаметры | 6791,432 km[9] |
Һәштәге | Mars |
Тема җәгърафиясе | поверхность Марса[d] |
Билгесе | символ Марса[d] |
Чор | J2000.0[d] |
Угловой диаметр | 3,5 ″ һәм 25,1 ″[10] |
Өслек гравитациясе | 3,7 метр в секунду в квадрате[5] |
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме | [d] |
Марс Викиҗыентыкта |
Марс | ||||
Марс, 2007 елның февралендә планета яныннан Розетта космик аппараты очып үткәндә, аппараттагы OSIRIS инструменты төшереп алган, планетаның асыл төсен күрсәтүче рәсемдә | ||||
Башка атамалар |
Мәрих, Мәррих, Кызыл планета | |||
---|---|---|---|---|
Ачыш | ||||
Беренче ачыш ясаучы |
Асаф Һолл | |||
Орбиталь үзенчәлекләре | ||||
Дәвер: J2000 | ||||
Орбитаның эксцентриситеты (e) |
0,0933941[3] | |||
Нәрсәнең иярчене | ||||
Иярченнәре |
Фобос һәм Деймос | |||
Физик үзенчәлекләре | ||||
Поляр тыгызлану |
0,00589 | |||
Масса (m) |
6,4185×1023 кг | |||
| ||||
| ||||
Викимәгълүматта булган чыганаклар |
Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлары да, Җирдәге кебек вулканнар, үзәнлекләр, чүлләр һәм котып боз бүрекләре дә бар. Үз күчәре тирәли әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче булган күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.
Марстагы Олимп исемле тау (лат. Olympus Mons) — Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон (лат. Valles Marineris) — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның 40 %-ын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала[17][18].
Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос (борынгы юнанча «паника/курку» һәм «дәһшәт/курку»). Икесе дә кечкенә һәм иррегуляр шәкелле. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероидлар булырга мөмкин[19][20].
Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләп, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Марс 2020 һәм ЭкзоМарс гизәрләре[21][22][23][24]. Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының 1 %-ыннан да кимрәк[25]), Марс өслегендә су сыек килеш саклана алмый, мәгәр иң тирән иңкүлекләрдә һәм күпмедер вакыт тора алса гына[26][27] (сыек су булуы исә тереклек булуның бер шарты дип карала). Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый[28][29]. Планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә, хасил булган су планета өслеген 11 метр тирәнлектәге су тышчасы белән капларга җитәр иде[30]. 2016 елның 22 ноябрендә НАСА Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итте. Табылган су күләме якынча Төньяк Америкада урнашкан Югары күлдәге (ингл. Lake Superior) су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем)[31][32][33]. Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 23 600 км3 булса[34], Югары күлдә ул 12 100 км3 тәшкил итә[35]).
Марсны һәм аның кызгылт төсен Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91-гә җитә[36], бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җир өстендә урнашкан оптик телескоплар, Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да, киңлеге 300 километрдан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра[37].