Нур
From Wikipedia, the free encyclopedia
Геометриядә турының бер яктан чикләнгән, ә икенче яктан чикләнмәгән өлеше нур дип атала. Нур – ул ярымтуры. Турының бер яктан чикләнгән очы (яки О ноктасы) – нурның башлангычы дип йөртелә. Бер үк турының уртак О башлангычы булган төрле нурларын (ОА һәм ОВ) - өстәмә нурлар дип атыйлар.
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/8e/Ray_%28A%2C_B%2C_C%29.svg/220px-Ray_%28A%2C_B%2C_C%29.svg.png)