![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/thumb/6/68/%25D0%25A1%25D3%25A9%25D0%25B5%25D0%25BC%25D0%25B1%25D0%25B8%25D0%25BA%25D3%2599_%25D0%25BC.jpg/640px-%25D0%25A1%25D3%25A9%25D0%25B5%25D0%25BC%25D0%25B1%25D0%25B8%25D0%25BA%25D3%2599_%25D0%25BC.jpg&w=640&q=50)
Проект:Татар 4.0 - 2019
From Wikipedia, the free encyclopedia
ТАТАР 4.0 — татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге.
Истәлекле урыннар үрнәкләре: һәйкәлләр, музей һәм галереялар, биналар һәм корылмалар (мәсәлән, тегермәннәр, курганнар, күперләр), милли парклар һәм тыюлыклар, урманнар, зиратлар, әдәби әсәрләрдә тасвирланган урыннар, табигый һәйкәлләр, тарихи вакыйгалар я мәшһүр шәхесләр яшәү урыннары һ.б.
Бәйге номинацияләре:
Номинация #1 — «Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр»
Номинация #2 — «Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр»
Номинация #3 — «Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр»
Номинация #4 – «Иң яхшы мәктәп командасы». 2019 нчы елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелә, һәм Татарстан мәктәп укучыларын Татар Википедиясендә язуга җәлеп итә. Бу номинациядә катнашучы мәкаләләр тематикасы беренче өч номинация темаларына тиң. Бу номинациядә катнашучылар өчен белешмә төзелде.
Бәйге 2019 нчы елның 21 февраленнән 15 апреленә кадәр (эченә алып) үткәрелә.
Темаларны сайлау өчен, катнашучылар Татарстанның мәдәни мирасы, табигый һәйкәлләр исемлекләрен һәм "Татар тарихы" порталын куллана алалар.
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
- Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
- Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән мәкаләләр кабул ителә:
- Яңа мәкалә 2019 елның 21 февраленнән башлап 15 апрель көне киченә кадәр булдырылган.
- Мәкалә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган, күләме кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
- Мәкалә әһәмиятлелек мәсләгенә туры килергә тиеш.
- Мәкаләдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
- Мәкалә татарча язылырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында).
- Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар - (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
- Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
- Мәкалә мәгълүматка ия булырга тиеш.
- Мәкалә Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
- Бәйге оештыручылары һәм казыйлары бәйгедә катнаша алмый.
- Мәкалә берьюлы берничә номинациядә катнаша алмый.
- Нәтиҗәләр билгеләнүдә бәйге катнашучылары тарафыннан булдырылган әсәрләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. Сыйфаты дип аларның күләме һәм тиешлечә сурәтләнүе, теманың тасвирлануның тулылыгы, кертелгән материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, тышкы күренеше.
- «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.
Марафон катнашучылары
- Үз кулланучы битләренә {{Татар 4.0-2019 катнашучысы}} калыбын урнаштыра.
- Һәрбер яңа булдырылган мәкаләнең бәхәс битенә {{Татар 4.0 — 2019 мәкаләсе}} калыбын урнаштыра һәм кирәкле мәгълүматны тутыра.
- Яңа булдырылганнан соң, мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре эшли).
- Бәйгедә фәкать теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.
- Яңа булдырылган мәкалә җәдвәлгә язылу вакытыннан соң 24 сәгать узганчы, әмма бәйге тәмамланганчы кертелергә тиеш.
Бүләкләр фонды
Призлар фонды Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан тәкъдим ителә. Бүләкләр фондының тулаем күләме 175 мең сумны тәшкил итә.
3 номинациянең һәрберсендә 1-әр җиңүче билгеләнә – ул 25 мең сумлык бүләккә ия була.
«Иң яхшы мәктәп командасы» номинациясендә 10 җиңүче билгеләнәчәк, һәм һәрбере 10 мең сумлык бүләк алачак.
Нәтиҗәләр чыгару
- 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә бәйге тематикасы өлкәсендәге белгечләр һәм Татар Википедиясенең тәҗрибәле кулланучылары катнаша.
- 1.2. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына. Баллар кую бәйгенең бәяләү җәдвәле буенча башкарыла. Бер критерий буенча 0, 0,5 яисә 1 балл җыярга мөмкин. Бер мәкалә максимум 12 балл җыя ала.
- 1.2.1. Бәйгедә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләр күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
- 1.2.2. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- 1.3. Нәтиҗәләр игълан ителү вакытыннан соң бер атна эченә җиңүчеләргә хәбәр электрон хат ярдәмендә җиткерелә. Призны алу өчен, электрон хәбәр җибәрелүдән соң ике атна эчендә катнашучу җавап кайтарырга һәм кирәкле реквизит мәгълүматларны тапшырырга тиеш була.
Нәтиҗәләр
Катнашучылар таныклыкларын моннан йөкли ала. Оештыручылар карары нигезендә җиңүчеләргә «Эльдорадо» кибетенә акчалата сертификатлар бирелә.
"Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүчеләр – З. ӘЙЛЕ һәм Әмир.[1]
"Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүче – Әмир.
"Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр" номинациясендә җиңүче – ZUFAr.
"Иң яхшы мәктәп командасы" номинациясендә җиңүчеләр – Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия, Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе, 1 нче мәктәп Тәтеш, Затон мәктәбе, Чистай 5 нче урта мәктәбе, Әлмәт 4 нче мәктәп, МБГББУ"Сарман у.г.б.б.м.", МБГББУ "Олы Тархан УГББМ", 132мәктәпКазан, Кичүчат.