Россия
Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Россия яки Рәсәй, кайвакыт Русия (рус. Россия), рәсми исеме Россия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Евразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Россия Империясе җирлегендә барлыкка килгән республикаларның иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Россия Республикасы, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.
Байрак
| |
Шигарь | Reveal your own Russia |
---|---|
Башкала | Мәскәү |
Халык саны | 146 804 372 (1 гыйнвар 2017, Акъяр, Кырым Республикасы) |
Нигезләнгән | 862, 25 октябрь 1917, 25 декабрь 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | рус теле |
География | |
Мәйдан | 17,075,400 км² |
Координатлар | 66.42°N 94.25°E |
Сәясәт | |
Башкарма орган | Русия Федерациясе Хөкүмәте |
Канун чыгару органы | Русия Федерациясенең Федераль Җыелышы |
Дәүләт башлыгы исеме | Русия президенты |
Дәүләт башлыгы | Владимир Путин |
Башлык исеме | Русия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәисе |
Хөкүмәт башлыгы | Михаил Мишустин |
Икътисад | |
ТЭП | 1 836 892 миллион US$ (2021), 2 240 422 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Рәсәй сумы |
Туу күрсәткече | 1.7 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.822 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 71.59293 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 36 (2020)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +7 |
ISO 3166-1 коды | RU |
ХОК коды | RUS |
Интернет домены | .ru, .рф,[7] .su |
Россиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Россия империясе җимерелә һәм Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.
Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Россия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Европа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010). Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Россиядәге халык саны кими бара. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.