Татарстан Республикасы композиторлар берлеге
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан Республикасы композиторлар берлеге — иҗтимагый оешма — Татарстан Республикасы профессиональ композиторлар һәм музыка белгечләре иҗади берлеге.
Кыска фактлар Тип, Нигезләү елы ...
Татарстан Республикасы композиторлар берлеге | |
Тип |
иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | |
Урнашуы |
Казан, Лобачевский ур., 10 |
Төп фигуралар |
Рәшит Кәлимуллин |
Әгъзалар саны |
58 |
Ябу
Берлекнең төп максатлары булып торалар: Татарстан Республикасының музыкаль традицияләрен үстерү һәм баету; югары профессиональ әсәрләр булдыру өчен шартлар тәэмин итү; төрле музыкаль жанрлар үсешен кайгырту; рухи һәм иҗтимагый тормышта актив катнашу; концертлар, фестивальләр, конкурслар, конференцияләр үткәрү; Республика, Россия һәм халыкара фестивальләрдә, конкурсларда катнашу.