Тимер юллар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Тимер юллар – рельслар белән җиһазландырылган, рельслы транспорт поездларын йөртү өчен файдаланылган тар җир кисәге; хәрәкәт иткән махсус составлар (локомотив һәм вагоннар) өчен тәгаенләнгән рельслы юллар; илнең бердәм транспорт челтәренең кушма өлеше.
Техник чаралар комплексы — хәрәкәт иткән состав, ясалма корылмалар (күперләр, эстакадалар, туннельләр), станцияләр, автоматика һәм телемеханика чаралары (сигнализация, блокировка), шулай ук биналар (вокзаллар, деполар, остаханәләр) белән җиһазландырылган.