Җәлилчеләр
From Wikipedia, the free encyclopedia
Җәлилчеләр (башка атама – кормашчылар, алман. Kurmaschew und 10 andere – Кормашев һәм калган унысы) – Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плөтцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.
1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр![1].