Азнакай районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында урнаша. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се — шәһәр, 17 482 се — авыл халкы[2].
Азнакай районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 30 октябрь 1931 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Азнакай |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 62 024 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 301 метр |
Мәйдан | 2143,3 км² |
Рәсми веб-сайт | aznakayevo.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Азнакай районы Викиҗыентыкта |
1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла[3][4].
Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнаша. Монда машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нефть-газ комплексы предприятиеләре эшли. Район территориясендә Ромашкино нефть ятмасының Азнакай мәйданы урнаша[5].
Азнакай районында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр-Тау (диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м), ул шундый ук исемле табигать тыюлыгында урнаша[6][7].