Башкортстан хөкүмәте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Башкортстан Хөкүмәте (1917-1919 елларда Башкорт Хөкүмәте, 1919-1920 елларда Башкортстан Хәрби-революцион комитеты, 1920-1946 Башкорт АССР-ы Халык комиссарлары советы, 1946-1990 Башкорт АССР-ы Министрлар Советы, 1990-1993 Башкортстан Министрлар Советы, 1993-2002 Башкортстан Министрлар Кабинеты )— башкару вазифасын үтәгән Башкортстанның иң югары органы. Башкортстан Хөкүмәте статусы һәм хокукы БР Конституциясендә билгеләнгән.
Хөкүмәт башлыгы — Башкортстан хөкүмәте рәисе. 2012 елның 6 августыннан ул вазифаны Башкортстан башлыгы Хәмитов Рөстәм Зәки улы алып бара. 2019 елның 28 октябреннән хөкүмәт башлыгы — Радий Хәбиров[1][2].
Башкортстан Хөкүмәте Аппараты Җитәкчесе - Таҗетдинов Илшат Азамат улы[3].