Вишнуизм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вишнуи́зм, яки вайшнави́зм (Санскрит телендә: वैष्णव धर्म), (Viṣṇuism), (Vaiṣṇavism) — Һинд диненең төп юнәлешләрнең берсе, аның төп хасияте булып Вишну Ходаена һәм аның чагылышларына аватарларына (күбесенчә Кришнага һәм Рамага) табыну тора. Вайшнавизмның ышанулары һәм рухи практикалары, бигрәк тә бхакти һәм прапатти концепцияләре "Вишну-пурана", "Бхагавата Пурана" һәм "Бхагавадгита" текстларына нигезләнә.
Вишнуизм | |
... хөрмәтенә аталган | Вишну |
---|---|
Урын | Һинд субкыйтгасы[d] һәм бөтен дөнья[d] |
Вишнуизм Викиҗыентыкта |
Вишнуизм тарафдарларын «вишнуи́тлар» яки «вайшна́влар» дип атыйлар. Вишнуизм уртак "Һинд дине" астындагы диннәр гаиләсендә күпсанлы тармак булып тора. Әмма Вишнуизм бертөрле тармак булып тормый, Вишнуитлар Вишнуның төрле аватарларына табынучы төрле җәмәгатьләргә бүленгән (еш бер үк аватарның төрле ипостасьларына) яки аның аерым образларына. Вишнуизмның чыганаклары соң Веда чорында. Аның соңрак үсеше күренекле дин әһелләре тарафыннан баетылган һәм берничә Вишнуит традициясе тууына китергән, алар теистик доктриналар, фәлсәфә һәм ритуаллар белән аерылып тора. XVI гасырда Вишнуизм эчендә дүрт төп традиция аерылып чыкты (Сампрадаялар) — Шри-вайшнавизм, Мадхва-сампрадая, Нимбарка-сампрадая һәм Валлабха-сампрадая[1]. Фәнни тикшеренүләрдә Вишнуизмның сампрадаяларга бүленүеннән тыш Кришнаизм (Кришнага табыну), Рамаизм (Рамага табыну) һәм башка дини агымнар турында сөйлиләр.
Вишнуизм үзенә ритуаль Ходайга табыну (упасана); Вишнуда сыену (шаранагати); көч кулланмау яклы булу (Ахимса), Вегетарианлык һәм Альтруизм яклы булуны кертә.
Вишнуизм Санскритта һәм Һиндстан телләрендә бай фәлсәфи-дини әдәбиятны тудырган һәм Һиндстан мәдәниятен музыкада, биюдә, сынчылыкта һәм архитектурада баеткан.
XX гасырда Вишнуизмның тагын бер юнәлеше — Гаудия-вайшнавизм — Көнбатышта Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) буларак колач алган.