Кашкай теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кашкай теле яки кашкай диалекты (фарсы: قشقایی, Kashkai, Qashqa’i, Qashqay) — Иранның Фарс останында яшәүче төрки халык — кашкайларның теле. Кашкайларның саны 0,9 – 1,7 млн тирәсе. Кайбер галимнәр (мәсәлән, рус галиме Н.А. Баскаков[2], алман галиме Герһард Дёрфер[3] һ.б.ш.) кашкай телен мөстәкыйль тел итеп түгел, азәрбайҗан теленең бер диалекты итеп карый. Кашкайлар территориаль яктан азәрбайҗаннардан еракта яшәп, телләрен изоляциядә үстергәннәр; кашкайларның һәрберсе, икенче тел буларак, фарсы телен белә. Язуда кашкайлар гарәп әлифбасын куллана.