Кытай теле
From Wikipedia, the free encyclopedia
Кытай теле яки чин теле (кыт. трад. 漢語, гад. 汉语 пиньинь hànyǔ, палл. ханьюй яисә 中文 пиньинь zhōngwén, палл. чжунвэнь) — сино-тибет гаиләсе телләренең яки төркемнәренең берсе. Әлеге билгесезлек сәбәбе — бер яктан төрле сөйләм юрамалары сөйләшүчеләре бер-берсен кайчакта аңлый алмавы[2] һәм икенче яктан уртак язу системасы. Сөйләм юрамалары сөйләшүчеләр тарафыннан бер телнең юрамалары булып таныла. Шулай да аерма роман телләре арасындагы аермага тигез булырга мөмкин.
Кытай теле | |
Үзисем: |
телдән сөйләм: |
---|---|
Илләр: |
Кытай Халык Җөмһүрияте, Кытай Җөмһүрияте, Сингапур, Филипин, Малайзия, Индонезия, Көнчыгыш Тимор, Таиланд, Вьетнам, Мьянма, Камбоджа, Канада, АКШ, Перу |
Рәсми халәт: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
1,3 млрд. |
Дәрәҗә: |
1 |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: |
кытай язуы, традицион кытай язуы[d] һәм гадиләштерелгән кытай язуы[d] |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
кит 315 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
КХҖдә рәсми рәвештә Пекин диалектына нигезләнгән путунхуá (кыт. трад. 普通話, гад. 普通话, пиньинь pǔtōnghuà, палл. путунхуа «гади сөйләм») дигән стандарт кулланыла. Кытайдан тыш, Кытай Җөмһүриятендә һәм Сингапурда дәүләт теле статусын йөртә, 1973 елдан бирле[3][4] БМОның 6 рәсми һәм эш телләре хисабына керә.
Бөтен дөньяда гомуми сөйләшүчеләр саны — 1,3 млрд. кеше[2], шул сәбәпле ул туган тел буларак иң күп сөйләшүчеләр саны булган тел дип санала.