Менделеевск районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Менделеевск районы — Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Кама елгасының уң ярында һәм Туйма елгасында (Кама кушылдыгы), Казаннан 238 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәге - Менделеевск шәһәре. 2020 ел башына район халкы саны 30 064 кеше тәшкил итә.[2][3]
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Менделеевск районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Бондюжский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Менделеевск |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман |
Халык саны | 30 370 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Мәйдан | 746,4 км² |
Рәсми веб-сайт | mendeleevsk.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Менделеевск районы Викиҗыентыкта |
Ябу
һәм
Хәзерге Менделеевск районы территориясендә беренче тораклыклар XVII гасырда барлыкка килә. 1868 елда Капитон Ушков торгызган химия заводы район үсешенә төп этәргеч булып тора.
2019 елда Менделеевскта ТОСЭР (алгарышлы үсеш территориясе) булдырыла, ул Татарстан Республикасында бишенче була. 2020 елга территория резидентлары булып алты компания тора.[4]