Сибгат Хәким
татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе / From Wikipedia, the free encyclopedia
Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов; 4 декабрь 1911, Күлле Киме, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе – 3 август 1986, Казан, ТАССР, РСФСР) — күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе.
Сибгат Хәким | |
---|---|
Туган телдә исем | Сибгат Хәким |
Туган | 4 декабрь 1911(1911-12-04) Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылы |
Үлгән | 3 август 1986(1986-08-03) (74 яшь) ТАССР, Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Театр урамы[1] |
Милләт | Татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | Шагыйрь |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Мөршидә Вилданова[2] |
Балалар | Рафаил Хәким |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1960) |
Сайт | http://kitap.net.ru/hakim.php |
Култамагасы | |
КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы (1968—1971), Татарстан Югары Шурасы депутаты (1963—1967), Казан шәһәр Шурасы башкарма комитеты депутаты (1955—1957), Татарстан АССР Югары Мәхкәмәсенә халык утырышчысы (1954—1958), Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы (1954 елдан бирле), идарә рәисенең урынбасары (1954—1958). РСФСР язучыларының икенче корылтаеның РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Ул шулай ук күп еллардан бирле Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә, «Казан утлары» журналы редколлегиясе составында зур җәмәгать эшләре алып барган.