Татар әлифбасы
татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба / From Wikipedia, the free encyclopedia
Татар әлифбасы (tat. lat. Tatar älifbası(үле сылтама)) — татар теленең язылышында кулланыла торган әлифба. Татарлар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица вә Румыниядә 1956 елда соң латин әлифбасы.
Татар әлифбасы нигезендә борынгы һәм гаять бай әдәби мирас тупланган. Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.
.
1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар төсле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.
XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү мөһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[1].