From Wikipedia, the free encyclopedia
Алат бистәсе (tat.lat. Alat bistäse(үле сылтама), русча Алацкая слобода) – Казан ханлыгы чорында Казан кирмәне һәм Алат авылы арасында барлыкка килгән бистә. Ханлык дәверендә дәүләт башкаласы – Казан шәһәренә төньяк юнәлештән Алат юлы барган. Бүген Алат юлы урынында Декабристлар урамы урнаша.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Казан ханлыгы дәверендә Алат юлының соңгы Казан алдындагы ноктасында Алат бистәсе булган. Шушы бистәдә сәяхәтчеләр атларны алыштырганнар. Шулай итеп "Ал ат" – ике сүздән исем килеп чыккан.
Казан ханлыгы буйсындырганнан соң Алат бистәсе янында руслар Кизик монастырен салганнар һәм Кизик бистәсе килеп чыккан. Ләкин Казан губернасы чорында Алат юлы (Алацкая дорога) исеме калган булган.
Совет заманында Алат юлына бүтән исемне – Декабристлар урамы – бирелгән.
Хәзер Алат һәм Кизик бистәләре Казанның Мәскәү районына керә. Алат бистәсе урынында Яшьлек метро станциясе бар.
Халык сайлавы буенча бу станциясена "Алат" исеме бирергә тиеш иде, ләкин Казан мэриясе халыкның пәрәвез сайлавының нәтиҗәләреннән баш тартып, "Яшьлек" исемен бирде. Шулай итеп борыңгы Казан ханлыгы исеме "Алат юлы" торгызылмаган калды.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.