Арья Девакер (Кариб Һиндустани телендә: वही आर्य देवकर) ул Суринамда мөгаен иң зур Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсен төзегән Һинд дине ассоциациясе. Гыйбадәтханә күп зиярәт кылучыларны җәлеп итә, Суринамнан һәм бөтен дөньядан да Һинд дине тарафдарларын да Һинд динендә булмаганнарны да. Ул Парамарибоның шәһәр үзәге кырларында урнашкан.

Thumb
Арья Девакер гыйбадәтханәсенең тышкы күренеше.
Thumb
Арья Девакер гыйбадәтханәсенең ут церемонясе вакытында интерьеры.

Тарихы

Гыйбадәтханә рәсми рәвештә 2001 елның 11 февралендә рәсми ачылган булган.[1] Арья Девакер Суринамда Арья Самаджның иң әһәмиятле бүләге булып, бу табыну йортын 29300 Һинд дине тарафдарының төп гыйбадәтханәсе итеп карарга мөмкинчелек бирә, алар Свами Даянанда Сарасвати (1823-1883) тарафыннан илһамландырылган Һинд дине реформа хәрәкәтенә карый дип күрсәткәннәр.[2]

Арья Девакер 1929 елның 29 сентябрендә шул вакытта Һиндстаннан куылган Меһта Җаймини тарафыннан инициативасы буенча нигезләнгән булган. Арья Девакерның мәгънәсе 'Арья Кояшы'. 1930-ынчы елның 5 февралендә ассоциация Голландия колониаль хөкүмәте тарафыннан рәсми танылу кабул иткән.[3]

1936-ынчы елда ассоциация беренче мандирын төзегән, биредә әгъзалар Ведик ут тирәли җыелып церемонияләр башкара алган, бу Арья Самадж өчен хас булып тора. Шулай да, ул 1947 елга кадәр дәвам иткән, ул вакытта гыйбадәтханә рәсми рәвештә инаугурацияләнгән булган.[4] Арья гыйбадәтханәсендә шулай да сурәтләр юк.[5] Шуңа кадәр алар гыйбадәтханә залларында ясалган уку бүлмәләрендә җыелган булганнар. Гыйбадәтханә йорты 1936 елда Арья гыйбадәтханәсенең гадәти калыбы буенча төзелгән булган.[6] Ул 1975 елда яңа гыйбадәтханә өчен урын ясар өчен җимерелгән булган, әмма төзелеш планнарында радикаль үзгәрү булганга күрә һәм Суринамда 1980-ынчы һәм 1990-ынчы елларда икътисади халәт начар булганга күрә радикаль үзгәреш булганга күрә бинаны төзү егерме елга сузылган булган.[7]

Гыйбадәтханә символы

Thumb
Арья Девакер гыйбадәтханәсенең ян күренеше.

2001 елда тәмамланган яңа табыну йорты элеккеге Арья гыйбадәтаханәләреннән төлаем аерылып тора, чөнки Нидерланд архитекторы Артур Э. де Гроот идарә әгъзалары белән яхшы хезмәттәшлек итеп һәм Арья Дэвакерның төзелеш комитеты белән хезмәттәшлек итеп сигез-почмаклы ике катлы бина төзелгән булган. Беренче катта төрле очрашу бүлмәләре һәм китапаханә бар һәм икенче катта церемонияләр башкарылган урын бар. Утны яндыру өчен урын залның үзәгендә, шул ук вакытта эскәмияләр ут урыны тирәли ясалган, бу церемонияләр башкарыла торган урында өске катта барлык кешеләр бертигез икәнен күрсәтә.[8] Бина сигез-почмаклы, бу аның түгәрәк сыман итә, бу Кояшның, Җирнең һәм Айның түгәрәк формасын чагылдыра. Өч манара Галәми булуның өч мәңге берәмлегенә карый: абсолют Ходай, кеше һәм табигать. Ике кечерәк манараларның түбәләр һәм гыйбадәтханәнең зур гөмбәзендә манараның дүрт каты бар, бу сан Һинд диненең иң борынгы язмаларына дүрт Ведага карыйлар. Бинаның Илаһның бернинди дә сурәте юк, чөнки Арья Самаджта табыну тыелган. Стеналарда һәм түшәмнәрдә "Дэванагари" язуы белән Свастикалар, Ом-иҗекләре һәм Санкрит һәм Һинди телендә гыйбарәләр язылган. Кайбер текстларның ритуаль характеры бар.[9] Архитектор зур карнизлар һәм верандалар белән һәм аларның ак белән буялган шакмаклы тәрәзәләр белән Суринам хасиятләре белән "тропик гыйбадәтханә"не корырга теләгән. Шул ук вакытта архитектурага Һиндстанда Моголлар чорындагы форма һәм үрнәкләр һәм Испаниядә Маврлар вакыты белән илһамландырылган. Кайбер баганалар турыдан-туры Аграда Кызыл Форттан.
2016-2018 ел янә төзекләндерүе вакытында түшәм ак синтетик плитәләр белән капланган, бу гыйбадәтханәне яктырак итә. Кызганычка каршы көньяк читән якындагы супер-маркет өчен урын ясау өчен алып куелган.

Әдәбият

Freek L. Bakker, The Arya Dewaker Mandir in Paramaribo: A Hindu Temple with a Message, Electronic Paper Series in Hindu Studies 2, E-paper, World Heritage Press Inc., Québec 2015,

Тышкы сылтамалар

https://dspace.library.uu.nl/handle/1874/320839

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.