Бөтенрусия оештыру җыелышы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Бөтенрусия оештыру җыелышы (русча Всероссийское Учредительное собрание) — 1917 елның ноябрендә сайланган, 1918 елның гыйнварында Русиянең дәүләт тәртибен билгеләү өчен чакырылган вәкилләр органы.
Большевиклар барлык кануннарны кабул иттеләр инде, фактик рәвештә Оештыру җыелышы шул карарларны кабатлап кабул итә: алпавытлар җирен дәүләтләштерә, Солых килешүен төзүгә чакыра, Русияне федератив демократик җөмһүрият итеп игълан итә, монархистик тәртиптән баш тарта (1917 елның сентябрендә Вакытлы хөкүмәт Русияне республика дип игълан итте инде).
Оештыру җыелышы эшчеләргә, крестьяннарга дәүләт хакимиятен бирүче "Хезмәт итүче һәм эксплуатацияләнә торган халык хокуклары декларациясе"н карарга баш тарта, шулай итеп советлар эшчәнлеге легитимлыгын расламый.
Оештыру җыелышының беренче һәм соңгы бердәнбер утырышы 5 (18)-6(19) гыйнварында уза. 6 гыйварда иртәнге 6 сәгатьтә анархист Железняков җыелышның рәисе эсер Черновка "каравыл арды" дип әйтә һәм делегатлар китә. Киләсе көндә Таврия сараеның ишекләре ябыла.
9 гыйнварда ВЦИК Оештыру җыелышының эшчәнлеген туктата.