From Wikipedia, the free encyclopedia
Вакытлы хөкүмәт (2 (15) март - 25 октябрь (7 ноябрь) 1917) - Николай II һәм аның энесе Михаил Александр улы тәхеттән баш тарттыру (Февраль инкыйлабы) нәтиҗәсендә килеп чыккан, үз-үзен билгеләгән (туры сайланмаган) Россиянең югары башкарма-җитәкчелек һәм кануннар чыгару хакимият органы.
Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә бәреп төшерелә.
1917 елның 26 февралендә Николай II Петроградтагы бәрелешләр сәбәпле 4-нче Дәүләт думасының эшчәнлеген туктата.
27 февральдә баш күтәргән эшчеләр һәм солдатлар Дума утырган Таврия сараен басып ала, Дәүләт думасының Вакытлы комитеты булдырыла, 4-нче Думаның рәисе октябрист Родзянко ул комитетны җитәкли.
Петроград гарнизонының солдатлары (170 мең) Петроград Советын яклый, аның беренче утырышы 27 февральдә уза, анда күпчелекне эсерлар һәм меньшевиклар тәшкил итә.
1 мартта Думаның Вакытлы комитеты, Конституцион-демократик фирка һәм Прогрессив блок бюросы, шулай ук Петроград эшчеләре һәм солдатлар депутатлары советының вәкилләре катнашында хөкүмәтне төзи. Үзе төзелгән яңа хөкүмәт 17 сентябрьдә Оештыру җыелышына сайлауларны билгели.
2 мартта басым астында Николай II тәхеттән баш тарта һәм мирас хокукын энесе бөек кенәзе Михаил Александр улына тапшыра.
3 мартта Михаил Александр улы басым һәм Керенский тарафыннан янау сәбәпле тәхеттән баш тарта, тик Оештыру җыелышының халык карары нәтиҗәсендә югары хакимиятне кабул итәргә ниятен күрсәтә.
Параллель рәвештә Вакытлы хөкүмәт һәм Советлар (иң зурысы Петроград советы) эш итәләр, шул чор "ике хакимиятлек" дип йөртелә.
Вакытлы хөкүмәтнең өч составы икътисади кризис, сугыш дәвамы, эшчеләр һәм җир мәсьәләләре проблемаларын чишә алмаган. Нәтиҗәдә октябрьгә Вакытлы хөкүмәт халык яклавын, хуплавын тулысынча югалта, хәттә казаклар аны якларга баш тарта.
24-25 октябрьдә большевиклар Петроградта күперләр, вокзаллар, электростанция, телеграф ала. Кышкы Сарайны казаклар, юнкерлар, хатын-кыз батальоны саклый, ләкин казаклар "такылдык Керенский"не яклаудан баш тартып китә, юнкерлар матросларга зур каршылык күрсәтмичә Сарайга кертә, соңрак алар чигенә, һәм төнлә инкыйлаби матрослар Вакытлы хөкүмәтне кулга ала.
26 октябрьдә Ленин Советлар икенче җыелышында Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү хакында белдерә һәм Җир декреты, Солых декретын игълан итә.
14 ноябрьдә большевиклар Дәүләт Банкын басып алганнан соң, Вакытлы хөкүмәтнең икътисади-идарә эшчәнлеге тулысынча туктала.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.