From Wikipedia, the free encyclopedia
Галактик җеп, җепсел, дивар, үтә тупланышлар җыелмасы, филамент (инглизчә filament — җеп, җепсел) — галактик бушлыклар (войдлар) арасында урнашкан 50-80 мегапарсек (163-260 млн. яктылык елы) озынлыклы галактикалардан торган җепләр формасында Галәмнең иң эре күзәтелүче галәми структуралар.
Галактик җепләр һәм бушлыклар "бөек диварлар" - галактикалар тупланышлары чагыштырмача яссы комплексларын төзи алалар.
Галәмнең эволюциясенә заманча караш буенча галактик җепләр кара матдәнең челтәрсыман агымнары буйлап формалаша. Кара матдә Галәмнең макроструктурасы өчен җаваплы була дип фараз ителә.
Кара матдә гравитация ярдәмендә барион матдәсен үзенә тарта, ә астрономнар нәкъ әлеге гади матдә җепләр һәм диварлар формасында күзәтәләр.
Галактик үтә тупланышлар 1980 елдан ачыла башлаган. 1987 елда Кит-Балык үтә тупланышлары, 2003 елда Слоун Бөек дивары, 2013 елда Квазарлар бик зур төркеме һәм Һеркулес Бөек дивары - Көньяк Таҗ ачыла.
Бушлыклар (войдлар) тирәсендә галактикаларга карап, антигравитацион матдә булуын фараз итеп була, ул үзеннән бөтенесен этәреп җибәрә.
Галәмнең тизләнешле киңәюе өчен кара энергия җаваплы дип фараз ителә, кара энергия антигравитация үзлекләренә хас.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.