Инфракызыл нурланыш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Инфракызыл нурланыш
Remove ads

Инфракызыл нурланыш — күзгә күренүче нурланышның кызыл очы (дулкын озынлыгы [1] λ = 0,74 мкм) белән микродулкынлы нурланыш (λ ~ 1—2 мм) арасындагы өлкәне алып торучы нурланыш төре.

Кыска фактлар Электромагнит нурланыш ...
Thumb
Ике кешенең инфракызыл сурәте

Инфракызыл нурланышның диапазоны өч өлкәгә аерыла:

  • кыска дулкынлы өлкә: λ = 0,74—2,5 мкм;
  • урта дулкынлы өлкә: λ = 2,5—50 мкм;
  • озын дулкынлы өлкә: λ = 50—2000 мкм;

Инфракызыл нурланыш шулай ук «җылылык нурланышы» буларак билгеле, чөнки җылынган әйберләрнең инфракызыл нурланышы кеше тарафыннан җылылык буларак хис ителә. Җисемнән таралган нурларның дулкын озынлыгы җылыну температурасына бәйле: температура югарырак булган саен дулкын озынлыгы шулкадәр кыскарак һәм нурланышның интенсивлыгы югарырак.

Remove ads

Кулланылыш

Ерактан идарә

Инфракызыл диодлар һәм фотодиодлар ерактан идарә итү өчен пультларда, автоматика һәм саклау системаларында, кайбер кесә телефоннарында һ.б. кулланыла. Алар күзгә күренмәү сәбәпле кешенең игътибарын җәлеп итмиләр.

Буяу киптерү

Инфракызыл нурланыш сәнәгатьтә лакланган яки буялган өслекләрне киптерү өчен кулланылырга мөмкин. Бу ысул гадәти булган конвекцион ысул белән чагыштырганда өстенлекләргә ия. Болар киптерү тизлеге зуррак һәм сарыф ителгән энергия гадәти ысулдагыга караганда кимрәк булуында чагыла.

Ашамлыкларны стерилизацияләү

Инфракызыл нурланыш ярдәмендә ашамлыкларны инфекцияләрдән арындыру максаты белән стерилизациялиләр.

Remove ads

Ачу тарихы

Инфракызыл нурланыш 1800 елда Уильям Гершель исемле астроном тарафыннан ачыла. Кояшны өйрәнү вакытында ул күзәтү алып барылган әсбабның җылынуын киметү өчен чара эзли торган була. Күзгә күренүче спектрның төрле өлешләреннән килгән җылылыкны термометр ярдәмендә үлчәп, ул «җылылык максимумы»ның спектрда кызыл төс артындагы күзгә күренмәгән өлкәдә ятуын ачыклый.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads