From Wikipedia, the free encyclopedia
Дуло (төрки Дулу, Ту-ли (кытай елъязмалары)) — Бөек Болгар илендә һәм Беренче Болгар дәүләтендә идарә итүче династия. Дуло нәселеннән Кубрат хан һәм аның улы Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг килеп чыккан.
Күпчелек тарихчылар буенча Дуло нәселе төрки мәшһүр Ашина ыругына караган.
631 елда Кубань һәм Кырым җирләрендә Бөек Болгар иленә нигез салган Кубрат хан Дуло нәселеннән чыга. Кубрат ханның абые Моходу бүтән төрки кабиләләрен (нөшеби һәм хәзәрләрне) җиңеп, Бөек Болгар иленә барлыкка килергә булышкан.
Кайбер тарихчылар (Г. В. Вернадский, С. Рансиман, J. B. Bury, J. Marquart и Л. Мюссе) буенча Дуло нәселенең бабасы Авитохол - мәшһүр Аттила булгандыр, ләкин бүтән тарихчылар буенча Дуло нәселе Ашина нәселеннән чыкканын саныйлар.
Кубрат хан үлгәннән соң Бөек Болгар иле таркалган, уллары төрле юлларны сайлаганнар:
Дуло нәселеннән чыккан Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча һәм табылган тәңкәләрдә хакимнәр исемнәре буенча Идел буе Болгары дәүләтенең билгеле хакимнәре:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.